Чит кешедән чәч сатып алу нәрсәсе белән куркыныч?

Беркемгә дә сер түгел, хәзер кызлар озын толымлы булырга теләсә, салонга баралар да ике-өч сәгать эчендә, үзләренең чәчәләренә ясалмасын беркетеп, чәч «үстертеп» кайталар. 

Чаллыда яшәүче бер туташ та прическасын үзгәртергә теләгән.

Ул чәч сатучыны интернетта тапкан. Сөйләшкәннәр, вәгъдәләшкәннәр…  Вакыт инде соң булу сәбәпле сатучы акчаны картага күчерә торырыга, ә чәчне туташка почта аша җибәрергә вәгъдә иткән.

Матур прическага өмет иткән кыз сатучыга ышанып, 7 меңнәнә артык акчасын сатучының счетына күчереп тә куйган.

Чәч килмәгәч, туташ сатучыга кире шалтыраткан, җавап бирүче генә булмаган. Гомумән телефонны сүндереп куйганнар. Шулай итеп кыз чәчсез дә акчасыз да калган, дип яза «Челниниские известия».

Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.


Фикер өстәү