Интернетта озак утыру баланың психикасына зыян саламы?

Балалар, яшенә карап, интернетта тәүлегенә 30 минуттан алып ике сәгатькә кадәр утыра ала, озак булу психикага зыян китерә. Бу хакта бүген Казанда психологик ярдәм көнендә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Эльвира Башлай сөйләде.

«Әгәр ата-аналар интернет-киңлектәге янауларны белсә, алар балаларының интернет челтәрендә мөмкин кадәр азрак вакыт уздыруы өчен күп көч куячак. Вакыт буенча чикләүләр бар, чөнки интернет балаларның психологик хәленә нык тәэсир итә», – диде агентлык әңгәмәдәше.

«Әгәр бала интернетта күп уйный икән, алар аның хис-кичерешләренә йогынты ясый. Агрессив уеннар агрессив тәртип һәм эмоциональ хисләр тудыра. Әгәр уеннар хәрби тематикага бәйле булса, бала киеренкелек, стресс һәм курку кичерергә мөмкин», — дип саный ул.

Эльвира Башлай фикеренчә, мәктәпкәчә чорда бала компьютер артында 30 минут, башлангыч мәктәптә укучыларга бер сәгать, ә өлкән сыйныфларда көнгә ике сәгать утыра ала.

Әгәр бала интернетны уку максатларында куллана икән, бу бер нәрсә. Әгәр башка максатларда булса, бу сәламәтлеккә зур психик зыян китерергә мөмкин, шул ук вакытта эмоциональ-ихтыяр көче зыян күрә. Бу агрессия һәм курку хисләре. Бала мондый эмоциональ халәттә озак булырга мөмкин, шуңа күрә тәртип бозулар бик күп», – дип өстәде балалар омбудсмены ярдәмчесе.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү