Баулы умартачысы Гүзәл Фәттахова грант откан

Баулы районында яшәүче Гүзәл Фәттахова “Агростартап” программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян-фермер хуҗалыклары (КФХ) проектларын сайлап алу конкурсында җиңүчеләр арасына кергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Грант алуга 132 татарстанлы дәгъва иткән, шул исәптән ике баулылы да. 103 проект җиңүче дип табылган. Грант алучылар арасында Гүзәл Фәттахованың 120 баш умартага исәпләнгән эшне оештыруга исәпләнгән проекты да бар.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты хәбәр иткәнчә, җиңүчеләр ике миллион сумнан алып дүрт миллион сумга кадәр грант алачак.

 


Фикер өстәү