Табигатьне кем пычрата, яки акчаның исе бармы ?

Нәрсә сулыйбыз, эчкән суыбыз чистамы? Соңгы елларда әлеге сорау һәркемне борчый. Республиканың сәнәгать тармагы нык җәелгән Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт төбәкләрендә яшәүчеләр өчен бу сорау көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Әлеге уңайдан “Татнефть” компаниясе журналистлар өчен экологик тур үткәрде.

– Соңгы елларда “Татнефть” компаниясе табгигатьне саклау юнәлешендә зур эшләр алып бара. Сүз дә юк, без тыюлык зонасында түгел, сәнәгать зонасында яшибез. Республикабызның, илебезнең икътисадын үстерүгә зур өлеш кертәбез. Шулай булуга карамастан, бүген “Татнефть” объектлары табигатькә, кеше сәламәтлегенә бер зыян да китерми. Моның өчен компания зур күләмдә акча тота, 2016 – 2020 елларга кабул ителгән экологик программа өчен 35 млрд сум акча каралган. Әлмәт районының Түбән Мактама авылыннан килгән яшь ана белән булган очрашу күңелдә саклана. Һавада авыр ис бар, дип борчуга калган. Ул баласының сәламәтлеге өчен   куркып, әлеге иснең сәбәпчесе “Татнефть” объекты дип уйлап, безгә килгән. Һаваның чисталыгын “Татнефть” ныклы күзәтү астында тота, гаепнең үзебездә түгеллеген белсәк тә, бик күп тикшерү эшләре башкардык. Түбән Мактама авылын чорнап алган авыр иснең сәбәбен дә ерактан эзлисе булмаган, шәхси йортларның канализация чокырларына җыйналган юынтык сулар эссе килгән язда әнә шундый авыр ис тарата икән. Хәлне үзгәртү бер хәл, икенче эш – кешеләргә җиткерү. Нәкъ менә шушы максаттан сезне үзебезгә чакырдык, – дип башлады сүзен “Татнефть” компаниясе генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары – баш инженер Наил Ибраһимов.

Нефть табуның билгеле бер чорда табигатькә шактый зыян салганын да инкарь итмәде Наил Ибраһимов.

– Табигатькә начар тәэсир итүнең иң югары ноктасы дип 1980 елларны атарга булыр иде. Ул елларда Зәй елгасында балыклар үлеп бетте. Бүген бар да башкача, Зәй елгасына балыклар кайтты. Соңгы утыз елда “Татнефть” объектларының саклау технологиясе бик югары, без табигатькә тәэсир итмибез. Объектта аз гына тайпылыш булса да, датчиклар аны тиз арада сизеп алып хәбәр итәләр. Соңгы ун елда андый тайпылышларны хәтерләмим. Нефть кудыручы торбаларда заманча, сыйфатлыларына  алмаштырылды. Кулланышта хәзер – металлопластик.

Бүген юллардан күтәрелгән тузан һаваны күбрәк пычрата. Кара туфракның да начар ягы бар: ул тиз арада кибеп, тузанга әверелә. Кайвакыт тузан, кара болыт булып, һаваны каплый. Шәһәрне тузаннан арындыру өчен ике тузан суырткыч машина алдык. Хәзер без “Танефть” компаниясенең җитештерү тармагына кагылмаган сорауларны хәл итәбез. Иң беренче чиратта бу юынтык суларны чистарту корылмаларын тәртипкә китерү. Компания Әлмәт шәһәренең юынтык суларны чистарту корылмасын реконструкцияләү проектын эшләтте. Федераль казна корылманы реконструкцияләү өчен акча бирә, ләкин иң элек программага керү өчен проект документларын тапшырырга кирәк. “Татнефть” компаниясе нәкъ менә шушы чыгымнарны үз өстенә алды. Моның өчен 50 млн сум акча тотылды. Бөгелмә шәһәренең юынтык суларны чистарту корылмасы проекты өчен 10 млн сум акча бирелде, – диде Наил Ибраһимов.

Аккан су юлын табамы?

Әлмәт шәһәренең юынтык суларны чистарту корылмасына 45 ел реконструкция үткәрелмәгән булган. Бүген Әлмәт шәһәре бер көнгә 28 000 кубометр юынтык су чыгара. Әлбәттә инде, 45 ел элек төзелгән корылма бу хәтле суны чистартырга исәпләнмәгән булган.

Корылма суны бары тик 40 – 45 процентка гына чистарткан. Корылманы яңарту өчен федераль казнадан барлыгы 1 млрд 390 млн сум акча бирелде. Беренче этапта 566 млн сум үзләштерелде, икенче этапта – 192 млн сум, киләсе елга 588 млн сумлык эш башкарылачак. Яңартылган корылма бер көнгә 40 000 кубометр су чистартырга исәпләнгән. Элек бер дәрәҗәдәге рәшәткәләр генә булган булса, бүген алар – өчәү. Тагын бер өстенлеге –  үзгәртеп кору әлеге объектта эшләрне туктатмыйча гына башкарыла.  “Татнефть” компаниясенең генераль директоры Наил Магановка бик зур рәхмәт, проект эшләрен финанслап, федераль казнадан акча алырга ярдәм итте. Эшне киңәшләшеп бергә башкарабыз, һәр атна “Татнефть” компаниясеннән комиссия килеп эшнең барышын карый, –  диде Әлмәт “Водоканал”ы генераль директоры Ринат Минһаҗев.

 Ел саен 100 меңнән артык анализ ясала

Халыкта нефтьчеләр сулыкларга зыян сала дигән фикер әлегәчә яшәп килсә дә, бу фикер дөреслектән бик ерак. Без – гади кешеләр көндәлек яшәү рәвешебез белән табигатькә күбрәк зыян китерәбез. Зәй елгасыннан гына елга дүрт-биш тапкыр иллешәр капчык пластик шешә һәм башка төр калдыклар җыйнап алабыз, диләр нефтьчеләр. Каты калдыкларны җыйнап бару өчен махсус җайланма да куелган. Аның технологиясе бик гади: су өслегенә куелган киртә сыман җайланма чүпләрне бер урынга туплый. Аннан соң аны  су өслегеннән җыйнап алалар. Журналистларга чүп каплаган елга өслегенең фотосурәтләрен дә күрсәттеләр. Бу аяныч хәлгә һәркемнең өлеше бар, дип карыйсын. Әлеге фотосурәтләрне халык арасында күбрәк таратырга кирәк, һәркем елга буйларында чүп ташлар алдыннан шуны исенә төшерсен.

Нефтьчеләргә килсәк, бүгенге технологияләр, саклык чаралары нефтьнең елгага төшүенә юл куймый. “Татнефть” эшчәнлеге территориясендә су объектларының пычрануын кисәтү өчен 600дән артык стационар нефть тоту корылмасы җиһазландырылган. “Татнефть”нең структур бүлекчәләренең химик-аналитик лабораторияләре, шулай ук чит оешмалар лабораторияләре ел саен инеш, елга һәм җир асты чыганаклары суына 20 күрсәткеч буенча 100 меңнән артык анализ ясый. Чишмәләр дә нефтьчеләрнең игътибар үзәгендә. Компания эшчәнлеге территориясендә 1995 елдан бирле аның бүлекчәләре көче белән 600дән артык табигый су чыганаклары, чишмәләр чистартылып тәртипкә салынган. “Татнефть” чишмәләре зәвыклылыклары белән аерылып торалар. Бирегә халык су алырга да, ял итәргә дә йөри. Чишмә суларының сыйфатын өч айга бер тикшерәләр. Ел фасылына карап судагы параметрлар үзгәрергә дә мөмкин. Мисал өчен, яз көне кар сулары аккан вакытта, алар җир асты суларына, шул исәптән чишмә суларына тәэсир итәләр. Ничек итеп суны тикшерүләрен үз күзләребез белән күрдек. Ямаш авылы янындагы “Изгеләр чишмәсе” суының пробаларын алып, безнең күз алдында тикшереп тә күрсәттеләр.

Куркырга сәбәп юк

Якын киләчәктә нефть төбәгендә яшәүче һәркем интернет аша кереп, үзе сулаган һаваның нинди икәнлеген белә алачак. Махсус лабораторияләр даими режимдагы күзәтү постлары ярдәмендә табигый тирәлек компонентларына мониторинг үткәрә. Компания эшчәнлеге зонасында урнашкан 140тан артык торак пунктның һәм санитар саклау-җитештерү объектларының атмосфера һавасы торышын контрольдә тота. Һава бассейнын тикшерү 33 ингредиент буенча үткәрелә, метеорологик күзәтүләр белән беррәттән җилнең тизлеге һәм  юнәлеше, һава температурасы һәм  чагыштырмача дымлылык үлчәнә. Бүген әлеге мәгълүматны ничек итеп махсус белеме булмаган һәркем аңларлык итеп киң җәмәгатьчелеккә җиткереп була дигән сорауга җавап  эзлиләр.

Кайда, кайчан, ничек тикшерәләр соң һава бассейнын? Күзәтү шартлыча өч зонага бүлеп башкарыла,  дип әйтергә мөмкин. Беренчесе – “Татнефть” карамагындагы ябык объектлар, алар  250гә якын. Икенчесе – җитештерү объектларының санитар-саклау зоналары һәм өченчесе – халык яши торган торак пунктлар. Беренче төркемгә караучы “Татнефть” объектларының һәркайсына һава чисталыгын күрсәтә торган датчиклар куелган. Әз генә тайпылыш булса да, алар сизеп алачаклар. Бу объектларның һәркайсы куркыныч зона дип атала, алар ябык, монда керү тыела. Әлеге очракта аңлатып үтү дөрес булыр. Куркыныч зона дигәндә, биредә нәрсәдер шартларга мөмкин яки койманың теге ягында кешенең тормышы өчен куркыныч эшләр башкарыла дип аңларга кирәкми. “Куркыныч зона дигән сүз, иң беренче чиратта, бирегә билгеле бер таләпләрне үтәгән очракта гына керергә ярый дигәнне аңлата”, – дип төшендерделәр журналистларга белгечләр.

Углеводородларның җиңел фракцияләрен тоту технологиясен гамәлгә кертү, 1991 ел белән чагыштырганда, атмосферага углеводородлар чыгаруны 3,8 тапкыр киметергә мөмкинлек биргән. Углеводородларның җиңел фракцияләрен тоту системасы барлык товар паркларында технологик һәм буфер резервуарларында да бар, бу атмосферага углеводородлар чыгаруны кисәтә. Шул ук вакытта җиңел фракцияләрне тотып, углеводородларның шактый күләме эшкәртүгә әйләнеп кайта. Хәзерге вакытта мондый 44 җайланма бар.

Журналистлар күз алдында җитештерү объектының санитар-саклау зонасындагы һаваның сафлыгын тикшерделәр. Күрсәткечләргә нәтиҗә ясап: “Урман һавасы кебек”, – дип бәя бирде белгечләр.

2019 елның апрель аеннан, Наил Маганов кушуы буенча, көнгә ике тапкыр, хәтта шимбә-якшәмбе көннәрне дә кертеп, Әлмәт шәһәренең алты ноктасында һаваның чисталыгы тикшерелә. Болар бар да шәһәр халкының сәламәтлеген кайгыртып, шикләнүләргә урын калмасын дип башкарыла.

Яшелләндерү, агачлар утырту буенча да “Татнефть” компаниясе зур күләмле эшләр башкара. “Татнефть” ярдәме белән 5 мең гектар мәйданда 10 млн агач утыртылган. “Татнефть” заправкаларының хезмәтен кулланган һәркем үзен планетабызны яшелләндерүгә үз өлешен кертте дип исәпли ала. Һәр заправкадан 2,7 тиен акча яшелләндерү, агач утырту өчен тотыла. “Татнефть” компаниясе якын киләчәктә экосистемаларның үз-үзен торгызу дәрәҗәсенә чыгу бурычын куя. Без Әлмәттән әлеге бурычтан чынбарлыкка ерак калмаган дигән фикер белән кайттык.

Зөлфия Хәлиуллина


Фикер өстәү