Даруларны түләүсез бирәчәкләр 

“Российская газета” хәбәр иткәнчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дарулар белән яңа система буенча тәэмин итүгә кагылышлы тәкъдимнәр әзерли. 2022 елда эшли башлаячак системаның эчтәлеге шуннан гыйбарәт: поликлиникада табиб билгеләгән даруларның кайберләрен түләүсез яисә ташлама белән бирә башларга мөмкиннәр.

Министр Вероника Скворцова әйтүенчә, исәп-хисап ясап, дарулар белән амбулатор тәэмин итүнең цифрлы бердәм системасын тәкъдим итүгә ведомствога ике ел вакыт бирелгән. Тәкъдимнәр әзерләү максатыннан, ведомствоара эш төркеме оештырылган. Төркем башкарма хакимиятнең федераль органнары, дару җитештерүче оешмалар, даруханәләр һәм Россия Фәннәр академиясе вәкилләреннән тора.

Билгеле булганча, хәзерге вакытта түләүсез дарулар бары тик ташламага ия кешеләргә – инвалидларга һәм өч яшькә җитмәгән балаларга гына бирелә. Яңа система нигезендә медикаментларны түләүсез яки шактый зур ташлама белән алуга хокуклы гражданнар категорияләре исемлеге озынаерга мөмкин.

Хәзер россиялеләр елга уртача җиде мең сумлык дару сатып ала икән. Бөтен халыкка күчереп исәпләсәк, бу сан 1 триллион сумны тәшкил итә. Хастаханәләрдә кулланыла торган медикаментларга һәм ташламага ия кешеләргә бирелә торган даруларга акча барлыгы 380 миллиард сумга якын, ягъни 3 тапкыр диярлек кимрәк тотыла.

Әлбәттә, барлык гражданнарга да, чирләрнең барлык төрләренә дә дару бәяләрен бер селтәнүдә тулысынча каплау мөмкин түгел. Вероника Скворцова яңа тәҗрибәнең Омскида уздырылуын әйткән. Анда йөрәкләренә һәм кан тамырларына ясалган кыйммәтле операцияләрдән соң, кешеләргә тромблар барлыкка килүне тоткарлаучы дарулар бирелгән. Киров шәһәрендә исә, кан басымын контрольдә тоту өчен, бушлай даруны гипертоникларга биргәннәр. Министр сүзләренә караганда, ике очракта да кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр һәм “ашыгыч ярдәм” чакыручылар саны кимегән.

Министрлыкның бер киңәшмәсендә башка вариантлар хакында да фикер алышканнар. Мәсәлән, балалар өчен 14 яшькә кадәр яки балигъ булганчы даруларны түләүсез итү тәкъдиме булган.

 


Фикер өстәү