Өлкәннәрнең юл акчасы ник югалды?| СОРАУ-ҖАВАП

Күптән түгел өлкәннәргә юл акчасын бетерделәр. Авылда дача итеп тоткан йортыбыз бар иде. Акча түләүне шуның аркасында туктатканнар. Бу дөресме?

Флюрә Вәгыйзова.
Сарман районы,
Җәлил бистәсе

Республика халыкка матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Сарман районы бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Хаҗиева:

– 2019 елның апрель аеннан ЕДВ акчасын (аны халык икенче төрле юл акчасы дип тә йөртә) билгеләү тәртибе үзгәрде. Элек пенсионерның айлык гомуми кереме 20 мең сумнан артмаса, 486 сум түләнә иде. Ә инде 20 белән 25 мең сум арасында булса, 180 сум түләнде. Хәзер исә, бу сумманы башкача исәплиләр. Пенсионер исемендә ниндидер милек яки җир булу-булмавы исәпкә алына. Әйтик, өлкәннәрнең 40 кв метрдан күбрәк торак мәйданы, 20 сутыйдан артык җире бар икән, бу очракта юл акчасы бирелми. Флюрә Вәгыйзовага килгәндә, аның җире дә телгә алынган мәйданнан артып китә, авылда йорты да бар.


Фикер өстәү