Котыру чиреннән ничек сакланырга?

Роспотребнадзор белгечләре гражданнарны котыру чирен кисәтүнең төп чаралары турында искәртте. Тәкъдимнәр исемлеге федераль ведомство сайтында урнаштырылган.

Экспертлар чирне булдырмаска мөмкинлеген искәртә. Кеше чирне авыру хайваннар тешләгәч яки тырмагач, шулай ук авыру хайван төкрегенә буялган әйберләрне тоткач йоктырырга мөмкин. «Кеше котыру чирен авыру хайванның селәгәе авыз, күз, борын куышлыгының лайлалы тышчасына эләгүе аркасында йоктыруы ихтимал», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Бу чирне вакцинопрофилактика, кыргый һәм күзәтүчесез хайваннар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгәндә булдырмый калырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр, беренче чиратта, кыргый хайваннар белән якын элемтәгә кермәскә һәм балаларга әлеге кагыйдәне аңлатырга киңәш итә. «Йорт хайванын үз административ округыгыздагы хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча ветеринария станциясендә теркәгез һәм ел саен аңа котыру чиренә каршы прививка ясатыгыз», — дип өнди экспертлар.

Урамда йөргән вакытта этләрне кыска бау белән алып чыгарга һәм йортсыз хайваннар белән очрашудан качарга кирәк. Теләсә кайсы авыру очрагында (бигрәк тә котыру авыруы билгеләре барлыкка килгәндә) шунда ук якындагы ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Әгәр сезнең хайваныгыз кешене тешләсә, зыян күрүчегә үз адресыгызны хәбәр итегез һәм хайванны ветеринария станциясенә табибка алып барыгыз. Хайван хуҗасы тулы административ җаваплылыкка тартыла, ә кеше авыр җәрәхәт алса яки вакыйга үлем белән тәмамланса, хайванны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартылачак», — диелә хәбәрдә.

Әгәр дә кешене котыру чирен йоктырган хайван тешләсә, яраны һәм хайванның селәгәе эләгә алган барлык урыннарны 15 минут дәвамында сабын эремәсе белән, аннары агып торган су белән юарга һәм травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кешене вакытында ясалган антирабик вакцина гына котыру авыруыннан коткара, дип кисәтә белгечләр.

«Антирабик прививкалар курсы никадәр иртәрәк башланса, иммунитет шулкадәр тизрәк барлыкка киләчәк, ул авыру үсешен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк», — дип искә төшерәләр Роспотребнадзорда. Котыру авыруына каршы прививкалар, мәҗбүри медицина иминияте полисы булу-булмауга карамастан, бушлай ясала.

 


Фикер өстәү