Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!

Шимбә көнне, 28 сентябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакырабыз.  Ярминкәләр  иртәнге сәгать 6.00дан  эшли башлый һәм аларда  шәһәр  халкы    ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермерлык  продукциясе  сатып  ала алалар.   

Искәртеп узабыз, көзге ярминкәләр   14  сентябрьдән  эшли башлады  һәм алар    Яңа  елга  кадәр  атна  саен  булачак. Һәр мәйданчыкка  китерелә  торган  продукция  ассортименты  сатып  алучыларның  ихтыяҗын  истә  тотып  төзелә.   Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар.  Моның  өчен  стендларда  махсус кесәләр  куелган.

Бу  шимбәдә  «Салават күпере» торак комплексы  янындагы ярминкә  мәйданы  халык  үтенече  буенча   башка урынга  күчерелде һәм ул   Нурихан Фәттах урамы, 19 йорт  янында  узачак.   Башка  ярминкәләр  мәйданчыкларының  урыннары   шәһәр халкына яхшы  таныш, аларның  урыннары  элеккечә  кала.

Ярминкәләр тәбзндәге   мәйданчыкларда  уза:

– Авиатөзелеш районында:  Ленинград ур., 27 («Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта);

Вахитов районында: Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә;

– Киров районында: Кызыл Кокшай  ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге каршындагы территориядә),  Батыршин ур., 20 һәм   Ильич ур.,1 йорт, корп.1, (Юдино  пос., “Тимерюлчылар”  мәдәният  йорты алдындагы  мәйданчыкта);

– Яңа Савин  районында:   Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге янындагы  мәйданчыкта);

– Идел буе районында: Р.Зорге ур., 66, корп. 1 («Олимп» базары янында);

–  Совет районында:  Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык  мәйданчыгында һәм  Липатов ур., 7  (Дәрвишләр поселогында);

Мәскәү  районында:   Ш.Усманов ур., 1 (Энергетиклар  һәм  Ш.Усманов  урамнары  ягыннан  Мәскәү базары  янындагы  мәйданчыкта);

Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында: “Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында.

Моннан  тыш,  Казанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  чатыр  корылган   мәйданчыкларда  оештырыла.

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  гадәттәгечә  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр  һәм ул  зур социаль  әһәмияткә  ия.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге  гадәт  буенча  шимбә  көнне  Казандагы  ярминкә  мәйданчыкларында  шәхсән  үзләре  булалар.


Фикер өстәү