«Китап» радиосында кемнәр эшләячәк, ул кайда урнашачак?

Казанда тагын бер татарча радио ачыла. 98,6 МГц ешлыгында “Китап” радиостанциясе эшли башлый. Аның эчтәлеге нидән гыйбарәт булачак? Яңа радионың штаты, урыны билгелеме? Без әнә шул сорауларга ачыклык керттек.

Яңалык бүген Мәскәүдән килеп иреште. 98.6 МГц ешлыгының хуҗасын  Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт утырышында ачыклаганнар.

– Радио форматы әдәби әсәрләрнең аудиоязмаларын трансляцияләүне күздә тота. Каналның эшчәнлеге Татарстан халкының күп кенә социаль, мәдәни, рухи-әхлакый ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк, – ди Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә республика парламенты вәкиле Айрат Зарипов. Аның сүзләренчә, яңа татар радиостанциясен булдыру проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.

Ешлык өчен безнекеләрдән тыш, “Большое радио”, “Ореноблмедиа” җәмгыятьләре дә көрәшкән. “Китап” каналын федераль конкурс комиссиясенә “Татмедиа” җәмгыятенең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Миргаязов тәкъдим итте. Каналның  юнәлеше, кыйбласы турында ул безгә менә ниләр сөйләде:

– Тиешенчә, заман һәм аудитория таләпләренә туры китереп ясалган һәрбер эшнең кулланучысы, уңай нәтиҗәсе була. Татар телендә әкиятләр, әдәби әсәрләр сөйләүче, татар халык көйләре, классик әсәрләр, бөек җырчыларыбыз, аксакал артистларыбыз мирасын һәрдаим искәртеп торачак бу матур күпернең дә тотрыклы аудиториясе булыр, дип көтәбез. Әлбәттә, поп-музыка яңгыратучы радиолар белән көндәшлек турында сүз бармый; ә бәлки, чиста, этик, эстетик нормаларга көйләнгән, татар телен, бөтен кагыйдәләре һәм традицияләре белән пропагандалаучы чыганак, иң элек халыкка – хезмәткә, дип гамәлгә ашырыла. Штаты һәм урыны нинди, кайда булачагы әлегә тәгаен билгеле түгел. Хакимиятебез, Президентыбыз ярдәме белән, барысы да якын арада хәл ителер, дип ышанам. Әлеге этапта безгә җиңү кирәк иде. Җиңдек!

Мәгълүм булганча, Казанда 32 канал бар. “Татмедиа”  канаты астында татар телендә тугыз радиостанция эшли, ләкин алар районнарда гына яңгырый иде. “Китап”ны исә Казанда тыңлап булачак.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү