Роберт Миңнуллин: «Шагыйрь җанлы Минтимер ага Шәймиев аркасында яңгырый башлады..»

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин татар теле, милләт язмышына багышланган кыю, усал шигырьләре белән билгеле. Күптән түгел, ул янә каләме белән җәмәгатьчелекне сискәндерде. Галим Альберт Разинның туган телен яклап үз-үзенә ут төртүе хакында каләм алып үз мөнәсәбәтен белдергән башка шагыйрь күренмәде. “Удмурт яна…” шигыре Наҗар Нәҗминең 1966 елда язган “Татар теле” белән аваздаш булып тоела. Башкалар татар телен күтәрергә җөрьәт итмәгәндә кулына каләм алган Наҗар Нәҗми һәм татар теле дигән төшенчәнең мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылган чагында тел мәсьәләсен ялкын аша биргән Роберт Миңнулин… Без аның белән ил-көндәге иң борчыган мәсьәләләр хакында әңгәмә кордык.

Роберт абый, ни өчен тел шул хәлдә калды? Ни өчен галимнәр ана теле хакына җаннарын кыярга мәҗбүр һәм нигә без телне яклап конкрет гамәлләр кыла алмыйбыз?

– “Удмурт яна“ күз ачып йомганчы язылды. Бу фажига турында ишеткәч тә… Үзем дә сизми калдым. Бәлки, шуңа да эмоциональ килеп чыккандыр. Хәзер булса, башкачарак та язган булыр идем… Ничек кенә булса да, мин бу шигырьне язмый кала алмас идем. Беренчедән, телләребез язмышына кагылышлы шигырьләрне мин болай да шактый күп язганмын. Икенчедән, удмуртлар – минем өчен бик якын халык. Безнең күрше Кенәз-Елга – туган телләрен күптән оныткан, татарча гына сөйләшүче арлар авылы! Өченчедән, удмурт зыялылары арасында бик күп дусларым, танышларым бар. Шуларның берсе – Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги. Бүген Рәсәй язучылары арасында туган тел проблемалары, удмурт кебек аз санлы халыкларның язмышы турында Мәскәү матбугатында үзенең гадел сүзен даими рәвештә әйтеп килүче бердәнбер курку белмәс язучы ул. О.Артеменконың “Литературная газета”дагы безнең телләргә каршы чыккан мәкаләсенә дә ул жавап бирде! Мин инде ул мәкаләне Казанда да күтәреп алырлар дип уйлаган идем. Кемнәргәдер кайдадыр бастырырга да тәкъдим итеп караган идем. Кемдер өзек-өзек кенә фикерен дә әйтте шикелле. Югыйсә ул тарихи мәкалә турыдан-туры татар теленә дә кагыла иде. Үзебезнең әдипләр андый мәкаләне яза алмадылар…

Наҗар Нәҗми белән Роберт Миңнуллин дию генә, бәлки, хакыйкатькә туры да килеп бетмидер. Бездән башка да бу темаларга язучылар бар. Ләкин шигырьне кайчан, ничек язасың һәм халыкка ничек житкерәсең бит. “Удмурт яна” белән сәеррәк хәлләр килеп чыкты. Инстаграмга элеп куйгач, башта тынлык пәйда булды. Мин инде, наив башым белән, социаль челтәрләр күтәреп алыр дип уйлаган идем. Берничә көннән соң гына Римзил Вәлиев аны Фейсбукка элеп куйган. Комментарийлар да кызык кына. Шигырьне мактыйлар да мине тәнкыйтьләргә тотыналар. “Мондый шигырьне аны кем дә яза, син аны урамга чыгып сөйлә”, –  диючеләр дә булды. Болар инде –  безнең “каһарман” милләтчеләребез. Ярый әле яклаучылар да табылды. Ә рәсми социаль челтәр бөтенләй дәшмәде. Фәкать “Яңа Гасыр” каналыннан Илшат Әминов шигырьне искә алып, аның сигез юлын укыгач кына рәсми матбугат чараларының игътибары күренде. Ни дисәң дә, Илшат Әминов – ТНВ житәкчесе, Журналистлар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты… “Ватаным Татарстан”га да рәхмәт, әлеге шигыремне, аның янына Инстаграмнан алып, шундый ук рухлы шигырьләремне биргәнсез. Мин бик гажәпләндем, чөнки “Ватаным Татарстан”ның минем кебек шагыйрьләрнең шигырьләрен күптән биргәне юк иде шикелле. “Мәдәни җомга” да “Удмурт яна…”ны бастырган икән…

Шигъриятнең сәясәткә тәэсире булырмы?

– Теләсәк, булыр! Теләмәсәк, булмас… Шигырь ул – әдәбиятның иң борынгы, иң сыналган жанры. Өстәвенә ул – кыска күләмле, тыгыз фикерле, оператив жанр. Шигырь ул җәмгыятьне әйдәп баручы да була ала. Иң мөһиме, ул бүген мобиль жанр да. Аны укучыга көнендә, сәгатендә җиткерә аласың… Менә аның өстенлекләре күпме… Файдалана белергә кирәк! Мин биредә, әлбәттә, чын шигъриятне, югары поэзияне күз алдында тотам. Бездә киң таралган үзешчән шигърият укучыда кире реакция генә тудырырга мөмкин…

Тыйнаксызлык булса да, үземнән берничә мисал китермәкчемен. Публицистик шигырь язар өчен дә күңел халәте кирәк. Шул хисләр белән яшәргә кирәк! Синең шигъри хисләрең, милли хисләрең, шулай ук гражданлык хисләрең барысы бергә шигыреңә күчәргә тиеш! Минем андый шигырьләрем бик күп. Аларның шактые укучыга киң билгеле. Мәсәлән, бервакыт бөек героебыз һәм шагыйребез Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен пычратырга омтылышлар булды. Шул уңайдан мин берничә шигырь яздым, аларны Тукай бәйрәмендә, җәлилчеләрне искә алу көннәрендә халык алдында укыдым. Тыңлаучылар хуплап каршы алды! Аларны соңыннан Татарстанның халык артисты, үзе дә шагыйрь Хәлим Жәләй ТНВ каналыннан “Ач, шигърият, серләреңне” тапшыруында кат-кат сөйләде. Моннан ун ел элек Тукай һәйкәле янында “Тукай белән сөйләшү” исемле шигыремне укыган идем. Усал шигырь! Актуаль шигырь! Бәйрәмнән соң Камал театрыннан берьюлы ике халык артисты шушы шигыремне сорап алды. Хөрмәтле артистларыбызның икесе дә ул шигырьне радио аша яңгыратты! Наилә Гәрәева белән Әзһәр Шакиров иде алар! Рәхмәт яугырлары! Әзһәр Шакиров дигәннән, моннан ике ел элек, телләребезгә коточкыч һөҗүм башлангач, шулай ук, түзеп булмады, берничә шигырь язарга туры килде. Шуларның берсен, үзебезнең моңкортларыбызга багышланганын милли жанлы Әзһәр ага ТНВ каналыннан да, радиодан да укып ишеттерде, төрле халык жыеннарында укып йөрде, әле дә укый!

Минем “Татарларым” исемле оран-поэмам бар. Ул милләттәшләремә үзенә күрә бер шигъри мөрәҗәгать! “Казан утлары” аны ни өчендер басмаган иде, ә менә “Мәдәни жомга” берсүзсез бастырып чыгарды. Аннары мин аны ТНВ каналыннан да укыдым. Бик матур видеофильм эшләделәр. Социаль челтәрләрдән дә карап була. Ул хәзер мәктәп дәреслекләрендә дә урын алды. Дөресен әйтим, каләмдәшләремнең ул поэмага бик исләре китмәгән иде. Ә менә Әзәрбайҗанның халык шагыйре Сабир Рөстәмханлы минем юбилеема килгәч, бөтен халык алдында: “Роберт Миңнуллин башка бер әсәр дә язмыйча, “Татарларым” поэмасын гына язган булса да, татар әдәбиятында, татар күңелендә калыр иде”, –  диде. Зур бәя бит! Ул хәзер казах һәм төрек телләренә дә тәрҗемә ителде… Милли шигырьләрем, әйткәнемчә, бик күп. Теләгән кешеләр аларны “Татарларым” исемле китабымнан укый ала.

Шигырь сәясәткә, әлбәттә, тәэсир итә ала!

Әйткәнемчә, аны халыкка да, житәкче даирәләргә дә житкерә белергә генә кирәк! ТНВ каналында менә ничә еллар инде Шигырь яңгырый. Ә бит элегрәк экраннарда ул бик сирәк кунак иде. Безнең беренче Президентыбыз, шагыйрь җанлы Минтимер ага Шәймиев аркасында яңгырый башлады ул. Кат-кат әйткәннән соң…

Тагын бер фикерем бар, шигырьне укучыга җиткерү формалары турында. Яшерен-батырын түгел, безнең шагыйрьләребезнең күбесе шигырьне укый белми, дөресрәге, шигырьне үтемле итеп укуны кирәк тапмый. Мин яздым, шул җиткән, янәсе… Артистлар арасында да күңелгә үтеп керерлек итеп укучылар күп түгел. Шигырьнең үз моңы, үз көе була. Укыганда шуны онытмаска, шул моң-көйне югалтмаска кирәк! Әлбәттә, көйсез, моңсыз шигырьләр дә җитәрлек. Аларны башка төрле укырга кирәктер, бәлки… Аннары без соңгы елларда җыр белән артык мавыгып киттек. Дөрес, акрынлап булса да шигырьгә мөнәсәбәт яхшыра башлады. Мәсәлән, Айдар Фәйзрахмановның иҗат кичәсе бик истә калды. Үзе яраткан шигырьләрне ничек матур, аһәңле итеп башкара ул. Җырларың бер читтә торсын! Атаклы Атнабайның шигырьләре дә юбилей елында еш яңгырады, матур яңгырады.

Үрнәк өчен тагын бер мисал китерим. Өченче ел мине Уфага “Йөрәк сүзе” исемле шигърият бәйгесенә кунак итеп чакырдылар. Ул – телевизион проект. Җитәкчесе – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Сәфәргулова. Аның гала-концерты Башкорт опера һәм балет театрында зурлап уздырылды. Зал туп-тулы. Андый рухи күтәренкелекне минем беркайда да күргәнем юк иде. Яңгыраган шигырьләрнең барысы да диярлек милли рух белән сугарылган. Биредә миллилек тә, патриотлык та, мәхәббәт тә, әхлак тәрбиясе дә – барысы да бар иде. Бәйгедә шагыйрьләр үзләре дә, актерлар да, гап-гади шигърият сөючеләр дә катнашты. Миңа да сүз бирделәр. “Татар телен үтерәләр” исемле шигыремне укыдым. Зал тынсыз калды. Җиңүчегә тантаналы рәвештә җиңел машина бүләк иттеләр. Менә бу шигъриятка мөнәсәбәт! Телгә мөнәсәбәт! Бу тантана башкорт теленә, башкорт сүзенә, башкорт шигъриятенә, башкорт шагыйрьләренә мәдхия булып яңгырады. Теләсәң, эшләсәң, оештырсаң, барысын да булдырып була шул!

Балага туган телен ничек өйрәтергә? Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре бик аз калган икән инде, ул дәресләрне, сезнеңчә, ничек оештырырга кирәк? Телне саклап калуда бөтен җаваплылыкны ата-анага аударып калдыру дөрес булырмы?

– Без инде бу мәсьәләдә көрчеккә килеп терәлдек. Ерып чыга алырбызмы, юкмы, белмим. Һәркемнең үз фикере. Барысы да дөрес шикелле, ләкин шикелле генә. Әйтик, гаиләнең бурычы, ата-аналарның бурычы. Әлбәттә, гаиләдә үзеңнең туган телеңдә сөйләшергә кирәк! Әти-әниең белән, әби-бабаң белән, туганнарың белән! Болары Ходайдан бирелгән бик тә табигый халәт. Шулай булырга тиеш! Әйе, зарланабыз! Әйе, иренәбез! Әйе, вакытыбыз юк! Шуңа күрә русча гына сөйләшәбез! Рәхәт бит! Чыннан да, балаларыбыз, оныкларыбыз белән татарча сөйләшү, аларны татарча сөйләштерү күп көч сорый, вакыт сорый… Шуңа күрә бик күпләр кул селтәргә мәҗбүр. Бу очракта иң элек, әлбәттә, үз нәселең, ата-бабаларың, булган гаилә кыйммәтләре турында уйланырга кирәк тә бит. Юк шул, безгә җиңел булсын, рәхәт булсын, уңайлы булсын… Шулай, өйдә, сүз дә юк, татарча сөйләшергә кирәк! Ләкин өй теле, кухня теле укырга өйрәтми, язарга да өйрәтми, гап-гади грамотага да өйрәтми. Өй теле исәнләшу-хушлашу, хәл белешү, әрепләшү, ашарга-эчәргә сорау теле генә. Ягъни ипилек тозлык кына…

Бик акыллы гына булып күренгән кайбер кешеләребез “башлангыч мәктәп татар телендә булса, шул җитә” дигән фикердә. Алар да хаклы шикелле. Бала татарча укырга өйрәнә, татарча язу үрнәкләре ала, ничәгә кадәрдер санарга өйрәнә, татарча җырлау, татарча сурәт төшерү күнекмәләре дә аладыр… Шуның белән вәссәлам! Башлангыч мәктәпне татарча бетергән бала татар әдәбиятын да, татар телен дә камил кимәлдә белә алмаячак… Башка бик күп әйберләрдән дә хәбәрдар булмаячак. Башлангыч башлангыч инде ул…

Тулы булмаган һәм тулы урта мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскартылды. Үз кулларыбыз белән кыскарттык! Инде нишләргә соң? Җаен эзләргә, элекке күләмне кире кайтарырга кирәк! Ничек итепме? Министрлык бар! Галимнәр бар! Педагоглар гвардиясе бар! Әле генә исемә төште. Мин соңгы вакытта бик күп мәктәпләрдә, гимназияләрдә, лицейларда булдым. Татар гимназиясе статусы булган мәктәпләрдә татар теле дәресләренә кагылмаганнар. Шулай булгач, нигә башка мәктәпләрне дә акрынлап татар гимназиясенә әйләндермәскә? Бу минем дилетантларча уйлануым гына, билгеле. Мәсьәлә күпкә катлаулырактыр…

Минем тагын шуны әйтәсем килә, әгәр дә татар теле урта мәктәптә элеккечә тулы күләмдә укытылмаса, аерым вузларда татар бүлекләре булмаса, милли университет булмаса, татар теле дәүләт оешмаларына ныклап кермәсә, татар теле Татарстанда бервакытта да дәүләт теле була алмаячак. Үзебезне үзебез алдаудан туктарга вакыт…

Без үзебез укучыны китаптан биздереп бетердек”

Соңгы вакытта “Китап авыр хәлдә. Китап укучылар саны кимегәннән-кими” дигәнне еш ишетергә туры килә. Ә тагын 10 елдан китапның хәле нинди булыр? Аңа ничек ярдәм итеп була?

– Без үзебез укучыны китаптан биздереп бетердек. Совет чорындагы көйгә салынган китап сәүдәсе юкка чыкты. Аны, күпме генә тырышсак та, хәзер инде тулысынча кире кайтара алмабыз. Утыз еллап инде китап сөючеләр китапсыз калды. Алар инде олыгайды, яшьрәк буын китап укуның кирәген дә, тәмен дә аңламый. Алар башка дөньяда яшиләр. Моңа кадәр китапны мәктәп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары укыта иде. Хәзер анысы да бетәчәк, андый укытучылар да, андый укучылар да бармак белән генә санарлык калачак!

Аннары бездә бит китаплар чыкмый түгел, чыга. Бик күп чыга. Мин монда Татарстан китап нәшриятына кагылмыйм. Алар үз эшләрен эшлиләр, китап чыгару традицияләрен саклыйлар, бюджеттан күпме алалар, шул кадәр китап чыгаралар. Чыккан китапларның күп өлеше китапханәләргә таратыла. Бу бик әйбәт, чөнки китап сатуның мәшәкате кими… Татарстанда тагын йөзләгән нәшрият бар. Аларның да күбесе төрле юллар белән бюджеттан акча каера, бюджеттан тыш фондлардан алырга җаен табалар, авторларның күбесе китапларын үз акчаларына, спонсорлар акчасына чыгара. Ни генә булмасын, бер генә нәшрият та диярлек үзе чыгарган китапны сату белән шөгыльләнми. Кайларга гына китеп бетәдер ул китаплар, шайтан белсен…

Аннары бит хәзер китапларның да төрле форматтагысы бар. Шулай да традицион кәгазь китаплар 15 елдан да, 50 елдан соң да басылыр, укылыр дип уйлыйм. Китап китап инде ул…

Сез “Энекәш кирәк миңа”, “Дөньядагы иң зур алма”, “Алма бабай”, “Акбай цирк карый” кебек бик күп балалар китаплары авторы. Бүген балалар әдәбияты ни хәлдә?

– Бик үк мактанырлык түгел шикелле. Аерым бик әйбәт шагыйрьләр бар. Прозаиклар юк дәрәҗәсендә. Балалар өчен пьесалар да языла, хәтта театрларда куела да, диләр. Ленар Шәех үзенең бер әңгәмәсендә “балалар әдәбияты картайды” дигән иде. Шулайдыр, үземнән беләм. Минем шәкертләрем дә картаеп бара инде… Балалар язучыларының, балалар әдәбиятының престижы бетте. Парадокс бит: яхшы балалар китабы кирәк, ә аларның авторларының җәмгыятьтә дәрәҗәсе юк. Күңелемдә күптән инде бер фикер йөри. Без бит бик таркау. Балалар өчен иҗат итүче оешмаларга, иҗат кешеләренә ничектер бергәрәк оешырга, берләшергә кирәк иде. Менә “ШАЯН ТВ” барлыкка килде. Үз казаннарында гына кайныйлар шикелле. Аларга, мөгаен, яңа җырлар, яңа шигырьләр, яңа сценарийлар, скетчлар, юморескалар кирәктер, рәссамнарга мохтаҗлардыр. Аларга бу очракта Язучылар, Композиторлар, Рәссамнар берлекләренең балалар остаханәләре ярдәм итәр иде. Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларны “ШАЯН ТВ” үзе пропагандалый алыр иде. Балалар китапханәләре белән дә, балалар матбугаты белән дә үзара хезмәттәшлек тә бик ярап куяр иде. Ул оешманы Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары бергәләп оештыра алырлар иде.

Балалар әдәбиятын җанландырып җибәрүнең тагын бер юнәлеше бар. Ул да булса, тәрҗемә мәсьәләсе. Мин инде бу хакта кат-кат әйтәм. Татар балалары Абдулла Алиш белән Шәүкәт Галиевне генә түгел, рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрен дә татарча укырга тиеш!

Гомумән, татар әдәбияты ни хәлдә? Соңгы елларда ел вакыйгасы дип атарлык әсәрләр тудымы?

– Соңгы елларда вакыйга булырлык китаплар дип мин Марат Кәбиров китапларын атар идем. Аның “Китап” исемле китабы үзе генә дә ни тора! Ләкин, ни кызганыч, аның ни бер премиясе, ни бер мактаулы исеме юк. Үзе сорап йөрми, тиешле оешмалар үзләре белми, беләселәре килми…

Язучылар язган әсәрләргә таләпләр түбәнәйде”

Үзегезнең хәл-әхвәлләр белән дә таныштырыгыз әле, Роберт абый. Көнегез ничек башлана? Иҗатта үзеңне формада тоту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Иҗади яңалыкларыгыз белән дә бүлешсәгез иде.

– Бу арада авырыбрак торгач, әллә ни яңалыкларым юк. Шигырьләр языла. Шушы арада гына “Кызыл таң”да безнең танылган шагыйребез Рим Идиятуллин турында күләмле мәкаләм дөнья күрде. “Казан утлары” өчен, Мостай Кәримнең  100 еллыгы уңаеннан, истәлекләр язып бетердем. Шулай ук Уфада “Агыйдел” журналында да Мостай Кәримгә багышланган интервью басылачак. Каракалпакстаннан “Әмиудәрья” журналы килеп төште. Анда минем Каракалпак һәм Татарстан әдәби бәйләнешләре турындагы мәкаләм, “Каракалпакстан аһәңнәре” исемле шигырьләр бәйләме тәрҗемә итеп басылган.

Инстаграмда иң актив шагыйрь буларак, бүгенге укучының портретын төзеп карыйк әле.

– Минем Инстаграмдагы укучыларым 38 меңнән артып китте. Без көн саен аралашып, күрешеп торабыз. Алар миннән яңа шигырьләр көтә, матурлык көтә, нинди дә булса әйбәт хәбәр көтә. Алар, әлбәттә, бик төрле. Иң мөһиме, алар минем иҗатымны яхшы белә. Үзләренең фикерләре белән дә уртаклашалар. Шигырь укучылар да, шигырьне аңлаучылар да күп икән…

Татарстан Язучылар берлеге 85 еллыгын билгеләп үтә. Иҗат кешесе өчен берлекнең әһәмияте нәрсәдә? Бу оешма үзенең бурычларын үтәп киләме?

– Моннан 85 ел элек төзелгән иҗат оешмасы совет чорында ничек эшләсә, бүген дә шулай ук эшләп ята. Элекке кебек партия оешмасы гына юк. Язучылар да башка. Әдәбиятка мөнәсәбәт тә башка. Язучылар язган әсәрләргә дә, язучыларның үзләренә дә таләпләр шактый түбәнәйде. Язучыларның бер өлеше язучылар тормышында шактый актив катнаша. Аларның күбесе нинди дә булса премиягә, мактаулы исемгә өмет итеп йөрүчеләр. Ә бездә әдәби премияләр буа буарлык, һәр язучыга җитәрлек. Мактаулы исемнәргә дә кытлык юк. Идарә утырышлары, нигездә, шулар белән мәшгуль. Иҗат остаханәләре дә күп очракта шул уңайдан җыелалар шикелле. Әлбәттә, биредә төрледән-төрле юбилейлар уздыруны да, укучылар белән очрашуларны да өстәргә кирәк. Берлекнең ул язучыларның җыелу урыны, очрашу урыны, фикерләшү урыны!

Гөлинә Гыймадова 


Фикер өстәү