Дөньяны IT-белгечләр үзгәртәчәк. Казанда “Санлы ыргылыш” бәйгесе уза.

– Илне цифрлаштыру эшен бу балалардан башка беркем башкара алмаячак, – диде Татарстан
Президенты Рөстәм Миң­неха­нов “Казан Экспо”да ачылган “Санлы ыргылыш” беренче бөтенрос­сия бәйгесендә. Конкурста исә 13 яшьлек үсмерләр дә, 76 яшьлек өлкәннәр дә көч сынаша. Алар дөнья­ны ничек үзгәртергә җыена? Ярыш урынында газета хәбәрчебез IT-бел­геч­ләрнең ниләр майтарырга җыенуын белеште.

“Укучыларда уку теләге юк”

Кызык, теләсә кайсы һө­нәр иясеннән менә дигән IT-белгеч ясап була икән. Бары теләк кенә кирәк. Физик, химиклар, артист, режиссерлар һәм башкалар программалаштырырга өйрәнеп, бәйгенең финалына эләк­кән. “Россия – мөмкин­лек­ләр иле” оешмасының генераль директоры Алексей Комиссаров белдергәнчә, илдә талантлы кешеләр күп, бәйге исә аларга сәләтләрен ачу, аны тормышка ашыру өчен мөмкинлек тудырырга тырыша. Конкурска барлыгы 66 меңнән артык гариза тапшырылган. Шуларның 3 меңе финалга чыккан.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, монда командалап ярышалар. Чара 48 сәгатьлек хакатон рәве­шендә, ягъни бернинди ялсыз уза. Алар цифрлы про­дукцияләрнең прототипларын эшләячәк. Барлыгы иң яхшы 20 команданы билге­ләячәкләр. Җиңүче­ләр 10 миллион сумны бү­лешәчәк. Кемнәр отканын 29 сен­тябрь­дә белә алачакбыз.

Аюны да биергә өйрә­тәләр. Белгечләр, 50 яшьтән өлкәннәр заманча техноло­гияләргә өйрәнә алмый, дигән фикерне кире кага. Моңа Санкт-Петербургтан килгән 76 яшьлек Евгений Полищукны үрнәк итеп китерделәр. Укучылар арасында Чаллыдагы 41 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Әмир Рисаев та бар. Туган көнен билгеләп үткән Әмирне зурлап сәхнә тү­ренә үк чакырдылар.

– Бүген укучыларның кү­бесе укырга теләми. Яшь­тәш­ләрем белән бергәләп белем алуны ничек кызык итәргә дип уйлаштык. Дә­ресне уен формасында уз­дырганда, ул барлык укучыларга да ошаячак. Шулай итеп, яңа проект уйлап таптык. Көзге каникулда аны тормышка ашыру буенча IT-парк белгечләре бе­лән ки­ңәшләшәчәкбез, – ди Чаллы егете.

Алексей Приходько Новосибирскидан килгән. Ише­­тү сәләтеннән мәхрүм булса да, проекты үзен­чә­лекле катнашучының. Иша­рәләр телен аңлату өчен интерфейс эшләгән. Аның ярдәмендә ишарәләр автомат рәвештә язмачага әй­ләндереләчәк.

Белгечләр еллар буе чишә алмаганны…

Чараны Рөстәм Миң­не­ханов белән Россия Президенты Администрациясе җи­тәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко бер­гәләп ачты.

Президент әйтүенчә, бу – республика өчен генә түгел, ил күләмендә зур вакыйга. Монда белгечләр дә катнашырга тиеш, шул ук вакытта балалар, студентларга да сыналу өчен мохит булдырылган.
– Чемпионат лаеклы үтәр, аны киләсе елларда уздыру турында сөйләшер­гә кирәк. Башта югарырак дәрәҗәгә чыгарыйк, аннан тәҗрибәне башка төбәк­ләргә таратырбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сергей Кириенко бел­дергәнчә, бәйге биремнәр­нең катлаулы булуы белән аерыла. Бу уен да, күнегүләр дә түгел, чынбарлыкны үз­гәртү, ди. Яшьләр белгеч­ләр еллар буе чишә алмаганны сәгатьләр эчендә чишә икән.

– Бер проект та югалмаячак. Бу яшьләр, без кулдан килгәнне эшләдек, тормышка ашыру сездән, дип таләп тә итәчәк әле һәм бу дөрес тә. Төбәкләрдәге җи­тәк­че­ләргә бу хакта житке­рә­чәк­без. Рөстәм Нургалиевичтан сорарга кирәкми, әгәр тормышка ашырмасалар, нигә эшләмәдегез, дип бөтенесен селкетәчәк, – ди Кириенко. – Катнашучылар да тәкъ­дим­нәрен җиткерә. Яшьләр фи­керенчә, мәга­риф системасына проблемаларны бергә­ләп хәл итү җитми. Татарстан Дәүләт идарәсен цифр­лы нигездә үстерү, мәгъ­лүмат техноло­гия­ләре һәм элемтә министрлыгы алга таба бәйгегә “ак хакерлар” юнәлешен кер­тергә тәкъ­дим итә. Сис­тема иминлеген сынау, хакерлар жимер­мә­сен өчен кирәк бу. Киләчәктә яңа юнә­лешләр дә булдырылачак.

P.S. Цифрлаштыру димәк­тән, 14 октябрьдә Татарстанда һәм илнең тагын 20 төбәгендә аналог телевиденисе чоры тәмамлана. Шулай итеп, 20 федераль каналны югары сыйфат белән карау мөмкинлеге барлыкка килә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү