Тел бетсә, без дә бетәбез

Татарстан Язучылар Берлеге оешуга – 85 ел

Татар язучыларын ниләр борчый? Әлбәттә, бәйрәм көнне проблемаларны барлап, аларны хәл итү юлларын эзлисе килми. Ләкин язучы бәйрәмдә мөнбәрдән телне югалтсак, Мумуга әйләнәбез дип әйтә икән, димәк, хәлләр мактанырлык түгел.

Мондый шартларда нишләргә соң? Төрле җирләрдә яшәгән каләмдәшләр белән дуслык элемтәләрен, әдәби багланышларны ныгытырга кирәк. Бусын инде татар язучысы гына түгел, күрше республикалардан килгән иҗат әһелләре дә әйтә.

Бүген кискен торган мәсьәләләрнең берсе – туган телне саклау. Каләм ияләрен 85 еллык юбилее белән котларга килгән Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Язучылар берлегенең бу юнәлештә шактый эш башкарганын билгеләп үтте:

— Берлек туган телне һәм милли, рухи байлыкны саклау һәм пропагандалау юнәлешендә нәтиҗәле эш башкара. Сезнең иҗатыгыз милләтләр һәм диннәр арасындагы дуслыкны, тугандаш халыклар һәм иҗади берлекләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга хезмәт итә. Сезнең кулларда башкаларда булмаган куәтле корал бар. Үзегезнең әсәрләрегез белән сез, әхлак һәм намус, милләтпәрвәрлек һәм гражданлык, мәхәббәт һәм алгарыш темаларын алга куеп, укучыларны тәрбиялисез.

Дәүләт Советы спикеры язучыларның иң авыр чорларда халык белән хакимият арасында күпер булуын, яңа сайланган депутатларга өмете зур икәнен дә искәртте. Ркаил Зәйдулланы тантанага депутат билгесен такмыйча килгәне өчен шаяру катыш шелтә белдерергә дә онытмады:

Татарстан парламенты һәрвакыт язучылар белән тыгыз элемтәдә булды. Депутат язучыларыбыз Фәүзия Бәйрәмова, Ринат Мөхәммәдиев, Роберт Миңнулллин, Ренат Харис, Разил Вәлиев парламентаризм үсешенә зур өлеш керттеләр. Халкыбыз өчен мөһим документлар, законнар, карарлар кабул ителгәндә актив катнаштылар. Хәзерге депутат Ркаил Зәйдулла аларның эшен дәвам итәр дип ышанам, өметем зур. Депутат билгесен такмаган, без аның белән бу мәсьәлә турында Дәүләт Советында аңлашырбыз. Шуны әйтергә кирәк, язучылар халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен әсәрләре аша халыкка җиткерүдә зур эшләр башкарыла. Үзебезнең әдәби мирасыбыз башка телләргә дә тәрҗемә ителеп халкыбызны дөнья күләмендә таныту юнәлешендәге эшне көчәйтәсе иде. Республика күләмендә гонорар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Язучыларның төп кереме — гонорар.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның үз чыгышында Тургеневның мәгълүм әсәрен телгә алуы юкка түгел. Алдыбызда авыр сынаулар тора диде ул һәм бу шартларда язучыларны халыкны таянычы булырга өндәде:

— Телебез, динебез, кыйблабызга тугры калып, халкыбызга ярдәм итәргә, бергә атларга, маяк булырга тиешбез. теле булмаган халык Мумуга әйләнә. Мумуга әйләнгән халык эт батыра. Без әле эт батырырга җыенмыйбыз. Без телебезне коткару, телебезне яшәтү өлкәсендә һәрвакыт эшләргә тиешбез. Соңгы сулышыбызны алган чагында да, безнең баш очыбызда үзебезнең бабаларыбыз телендә ясин чыгучы булырга тиеш. Без киләчәк буынны шундый итеп тәрбияләргә тиешбез.

Тантаналы җыелышта Фәрит Мөхәммәтшин бер төркем язучыга дәүләт бүләкләре һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатларын тапшырды. Язучылар Әхмәт Рәшит һәм Әхәт Гаффар Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медалена лаек булдылар. Клара Булатовага Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде. Язучылар берлеге коллективына Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллыгы бәйрәм тантанасы белән генә чикләнмәде. Икенче көнне иҗат әһелләре “Әдәби элемтәләр: традицияләр, проблемалар һәм үсеш юллары” дигән түгәрәк өстәлгә җыелды. Анда Россия язучылар берлеге вәкиле Валерий Киселев, Азәрбәйҗан Язучылар берлеге рәисе Рәсүл Рзаев, үзбәк, кырымтатар, казах язучылары катнашты. Проблемалар бер, чыгу юлын эзләү уртак булырга тиештер шул. Замана таләбе шундый.


Фикер өстәү