Легендар режиссер вафат

Бүген, 28 сентябрьдә, Мәскәүдә 86нчы яшендә легендар совет һәм Россия режиссеры, «Ленком» театрының сәнгать җитәкчесе, СССРның халык артисты Марк Захаров вафат булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ул «Стоянка поезда — две минуты», «12 стульев», «Тот самый Мюнхгаузен» һәм башка танылган фильмнар режиссеры иде.

Театр эшлеклесенең вафат булуы турында «Ленком» директоры Марк Варшавер сөйләде һәм Марк Захаровның озак авырудан соң фани дөньядан китүен әйтте. «Могиканнарның соңгысы вафат булды», – диде ул.

Режиссер белән хушлашу вакыты һәм аны җирләү урыны турында өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/28/194413/


Фикер өстәү