Йолдызнамә | 30 сентябрь – 6 октябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Акча мәсьәләсе итәктән тартыр сыман. Әмма, баш бәласенә юлыккан кеше кебек, кайгыга батып утырудан мәгънә юк: өстәмә керем чыганакларын эзләргә кирәк. Иҗат белән шөгыльләнегез – илһам килеп, аларны әллә кайлардан эзләп табачаксыз!

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Килеп туган проблемаларны хәл кылуны кичектереп тору теләге тынгылык бирмәс. Алай эшләмәгез: хатаны төзәтү бик авыр булачак! Эшегездә бер мәсьәләдә үзегезне чыгырдан чыгарырга маташырлар. Коткыга бирешмәгез, бәхәскә кермәгез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Гаиләгездәге мөнәсәбәтләргә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җылылык өрелер. Сәбәбеме? Хәләлегезнең сезгә тулысынча ышануын күрсәтердәй бер гамәле. Ял көннәрендә, хәтта һава торышы начар булса да, өйдә утырмагыз. Тормышыгызны яхшы якка үзгәртеп җибәрердәй кешеләр белән танышу көтелә.

Кысла (22.06 – 22.07) Бу чорда бик усал кешеләр белән дә уртак тел табарсыз. Шуңа күрә бәхәсләрне хәл кылу, кыенлыкларның очына чыгу өчен моннан да әйбәтрәк чорны эзләп тә табып булмастыр. Өстәвенә юмартлык та күрсәтсәгез, уңышка да ирешерсез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Игътибар үзәгендә булырга гадәтләнгәнлектән, янә бик җиңел генә алгы планга чыгарсыз. Шуңа күрә хезмәттәшләрегезнең үзегездән көнләшә башлавына гаҗәпләнмәгез. Туклануга игътибар итегез! Бу көннәрдә җиңел эшкәртелә торган ризыкларга гына үрелергә тырышыгыз.

Кыз (24.08 – 22.09) Әлеге чорда бик күп киңәш-тәкъдимнәр ишетерсез. Әмма аларны кабул иткәнче, барысын да энәсеннән җебенә кадәр уйлагыз. Балаларыгыз белән зурларча сөйләшегез, юкса аларның тормышындагы мөһим вакыйгаларны күздән ычкындырырга мөмкинсез. Акча мәсьәләсендә алны-артны карап йөрегез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Арыганлык ешрак сиздерә башлар. Бигрәк тә октябрь башында авыррак булыр. Көч-куәт, дәрт-дәрманны арттыру өчен беләсезме нәрсә кирәк? Ял көннәрендә якын дусларыгыз белән җыелышып, ихлас аралашу. Кайчандагыга караганда да мөһимрәк бу сезгә хәзер.

Чаян (24.10 – 22.11) Тормышыгызның гөрләп торган чагы. Шәхси, шулай ук эш мәсьәләләрен тиен чикләвек ярган кебек “чүкеп” кенә торырсыз. Кесәгез калынаер, шатлык-куанычларыгыз артыр, якын киләчәккә үтә матур планнарыгыз барлыкка килер.

Укчы (23.11 – 21.12) Кәефкә кырын сугардай вакыйгалар булып алыр, ахры. Оптимизм рухын саклагыз, юкса проблемаларның очы-кырые күренмәскә мөмкин. Хәер, инде атна ахырында ук төшенкелекнең эзен дә калдырмастай хәлләр көтелә.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Сезнең өчен хәзер иң мөһиме – эш! Катлаулы бурыч йөкләрләр. Һөнәри өлкәдә киләчәгегез нәкъ менә шуны ни дәрәҗәдә үтәвегезгә бәйле булачак. Шуңа күрә аны “плюс биш”кә башкарып чыгарга тырышыгыз!

Сукояр (21.01 – 19.02) Шәхси тормышта шаккатмалы, әмма матур үзгәрешләр көтегез. Әле һаман ялгызлыктан котыла алмаучылар өчен бердәнберләрен табып сөенү мөмкинлеге ачылыр кебек. Сәламәтлек сынатып алса, дару-мазарсыз гына кәефсезлектән котылырга тырышыгыз. Мөмкинлек бар икән – кыска вакытлы ял алыгыз.

Балык (20.02 – 20.03) Ыгы-зыгылы, мәшәкатьле чор. Кичектереп булмый торган эшләр өеләчәк. Документларга игътибарлы булыгыз: имзагызны сырлаганчы, барысын да әйбәтләп укып чыгыгыз. Ял көннәрендә сөенечле хәбәрләр көтегез.


Фикер өстәү