Җир тетрәгәндә мәчет манарасы ишелгән (ФОТО)

Төркиянең Истанбул шәһәрендә җир тетрәгән вакытта Әхмәт Хаҗи мәчете манарасы ишелгән. Бу турыда Төркиянең «Хөррият» газетасына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

  • 26 сентябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә 5,8 баллы җир тетрәү теркәлгән иде.

Җир тетрәү аркасында сигез кеше имгәнгән. Кайбер мәктәпләр ябылган, Силиври районындагы хастаханәдән кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Хастаханә янындагы бинаның түбәсе ишелү аркасында биш кеше зыян күргән.

Җир тетрәү булган районда 28 тапкыр кайтаваз тирбәнеш теркәлгән.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194453/


Фикер өстәү