Казанда төнлә тугыз катлы йортта янгын чыккан (ФОТО)

Казанда төнлә тугыз катлы йортта чыккан янгында дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Узган төндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Кол Гали урамындагы 10нчы йортның дүртенче катында янгын чыгуы хакында хәбәр килде. Урынга Казан янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре юл тотты», — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ут белән көрәшүчеләр, урынга килеп җиткәч, дүртенче каттагы тәрәзәдән куе төтен чыгуына игътибар итә. Аларны каршы алган кешеләр янгынның коридорда чыгуын әйтә.

Янгынны сүндергән вакытта дүртенче каттагы өч фатирдан дүрт кешене коткарганнар. Ут белән көрәшүчеләр аларны коткару битлекләре ярдәмендә урамга алып чыккан.

Янгын нәтиҗәсендә ис газы белән агуланган 38 һәм 28 яшьлек ике хатын-кызны – 7нче шәһәр хастаханәсенә, төтен белән агуланган 6 һәм 4 яшьлек ике кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Янгынның мәйданы өч квадрат метр тәшкил иткән. Ул ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

"Татар-Информ"

 


Фикер өстәү