Татарстан Дәүләт Советы Рәисе кыска вакытлы ялга киткән

20 сентябрьдә алдагы срокка яңадан сайланган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы ялга китте. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елның 30 сентябреннән кыска вакытлы ялда», — диелә хәбәрдә.

18.03.2018 — Фарид Мухаметшин Председатель Гос.Совета РТ (фото Салават Камалетдинов)

Парламент спикерының ялга ничә көнгә китүе хакында хәбәр ителми, әмма аның ялы ике атнадан да артмый диярлек.

 


Фикер өстәү