2 атнадан цифрлы телевидениега күчәбез

Бүген Казанда үткән “Цифрлы” флешмобта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм 3000нән артык волонтер катнашты.

– 14 октябрьдә Россия Федерациясенең 21 субъекты цифрлы форматка күчүне төгәлләячәк. Бу бик зур хезмәт, 10 ел дәвамында бу эш алып барылды. Хәзер илнең теләсә кайсы почмагында 20 телевизион каналны югары сыйфатта бушлай карап булачак, – диде Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, Республиканың 99,3 проценты яңа төрдәге тапшыруларны карарга әзер.

Хәзер калган ике атна дәвамында эш дәвам итәчәк. Әгәр федераль каналларда А хәрефе булса, бу аналог тапшыру булып бара, ул ике атнадан соң күрсәтми башлаячак. Әгәр дә андый хәреф юк икән, димәк, сезнең телевизорда тапшырулар үзеннән-үзе цифрлы сигналны тота ала.


Фикер өстәү