Киноспектакль карарга килегез!

Камал театры үзенең легендар спектакльләрен тамашачыга киноспектакль жанрында җиткерә башлаячак. “Мир” кинотеатрында үткән матбугат конференциясендә “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова белән Камал театры директоры Илфир Якупов “Кино+театр” проекты турында сөйләделәр.

Ике ай дәвамында “Мир” кинотеатрында һәм республиканың муниципаль киноучреждениеләрендә Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк. Проект “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән башлана. “Камал театры белән “Татаркино” арасындагы уртак проектны Миләүшә Айтуганова “мәхәббәттән туган” дип таныштырды.

“Без спектакльләрне яздыру эшен көйгә салдык, алар өчен лицензия алабыз. Моны Россиянең һәр театры эшли дия алмыйм. Без барлык иҗатчыларның авторлык хокукларны саклаган хәлдә спектакльләрне яздыру, сату, дискларда чыгару хокукы алдык. Без моңа ике ел килдек – бу бик мәшәкатьле эш. Спектакльләрнең рус телендә титрлары булырга тиеш”, — дип аңлатты Илфир Якупов.

“Татар театрының экраннарда булуы – яңа әйбер. Безнең белән хезмәттәшлек итүче кинотеатрлар бу проект белән бик кызыксынды. Коммерцияле кинотеатрлар белән дә сөйләшүләр алып барыла. Ерак районнарда яшәүчеләр Казанга еш килеп йөри алмыйлар. Шуңа бу проект дәвамлы булыр дип уйлыйм”, — ди Миләүшә Айтуганова.

“Кино+театр” проекты кысаларында күрсәтелгән спектакльләрдә катнашкан артистлар белән очрашулар да булачак.

Яңа проект кысаларында “Курчак туе”, “Үлеп яратты”, “Галиябану”, “Мулла”, “Йөзек кашы”, “Люстра” һәм әле дә репертуардан төшмәгән “Җанкисәккәем” спектакльләре күрсәтеләчәк.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү