Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү өчен популяр шәһәрләрләр исемлеге билгеле

Татарстан башкаласы янә Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре һәм курортлары бишлегенә керде. Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Күптән түгел «ТурСтат» агентлыгы тарафыннан төзелә торган Яңа елда ял итү өчен иң популяр урыннар рейтингының нәтиҗәләре игълан ителде. Аның нигезендә Казан янә беренче бишлеккә керде», — дип искәртте Санникова.

Моңа кадәр билгеле булганча, быелның башыннан алып Казанга 2,8 миллион турист килгән.
 


Фикер өстәү