Пистолет белән селфи ясарга теләгән 16 яшьлек блогер үз-үзенә аткан

Әлеге вакыйга Чечняда була.

Фотода 16 яшьлек музыкант һәм җирле Instagram-танылган шәхес Зураб Хәмиев. Ул шкафта абыйсының пистолетын таба һәм аны тотып фото төшәргә уйлый. Тик егетне корал белән идарә итәргә беркем дә өйрәтмәгән, һәм ул ялгыш үз-үзенә ата. Тавышны ишетеп бүлмәгә Зурабның туганнары керә, ул авыртуга чыдый алмый идәндә ята торган була.  Пуля аның эченә эләгә. Егеткә ашыгыч ярдәм чакырттылар. Табиблар аны яшәячәк дип фараз кыла.


Фикер өстәү