Казанда пассажир поезды 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән

112 нче номерлы Мәскәү – Круглое Поле пассажир поезды Казанда 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр иткән.

«Бүген якынча 14.00 сәгатьтә новаторлар оешмасы каршында 112 нче номерлы Мәскәү – Круглое поле поезды 65 яшьлек хатын-кызны бәрдерә, һәлакәт үлем белән тәмамланган», – дип ачыклык кертте Дмитрий Захаров.

Идел буе Тикшерү идарәсенең транспорт тикшерү идарәсендә фаҗига факты буенча тикшерү башланган. Урында һәлакәтнең барлык шартларын да билгеләргә туры киләчәк тикшерүчеләр эшли.


Фикер өстәү