Айдар Галимов: “Шәхсән үзем Салаватны хөрмәт итәм”

Тыйнак, җитмеш төрле һөнәр белә, егет кеше үтәргә тиешле барлык сынауларны үтә. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов – әнә шундый зат. Тыйнак дибез, чөнки ул, күкрәк кагып, “Айдар” студиясе аша Василә Фәттахова, Рөстәм Асаев, Лилиана Ирназарова кебек җырчыларның сәхнәгә юл яруын беркайчан да сөйләп йөрми. Уфа – Казан арасын иң авыр елларда да суытмаганын да телгә алмый. Җитмеш төрле һөнәр белә дигәнемә дәлил итеп, автотранспорт техникумын тәмамлавын, техник-механик булуын, ягъни “тимер ат”ны сүтеп җыя белүен искәртү дә җитәр, мөгаен. Ир-атлар үтәргә тиешле сынау дигәнен исә, әңгәмә барышында укучының үзенә ачыкларга калдырыйк.

Редакциядән:
Айдар Галимов – редакциябезнең күптәнге дусты. Шуңа күрә, “Ватаным Татарстан” үткәргән Корбан ашына ул, үз эшен читкә куеп, ерак араларны якынайтып килде. Мәҗлестә төрле елларда эшләгән баш мөхәррирләр бар иде. Алар җырчының яшь вакытларын искә алдылар, үзенә редакция фондында сакланган архив фотосын бүләк иттеләр. “Яшь булсам да, галстук тагып килгән булганмын”, – дип, гаҗәпләнүен дә белдерде дустыбыз.
Сүз уңаеннан, Айдар Галимов ноябрь азагында Казан филармониясенең концертлар залына өр-яңа “Утыз ел бергә” программасын алып киләчәк. Монда тамашачы яратып өлгергән “Кызыл розалар”, “Син – минем җанымның яртысы” һәм башка җырлар яңа яңгырашта тәкъдим ителәчәк.

– Айдар абый, әңгәмәне бүген иң борчыганыннан – тел мәсьә­ләсенең кискенләшү­еннән башлыйк әле. Сез аның сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез, ни өчен күрә­ләтә үз телебезне үги иттек, бетү чигенә җиткердек соң?
– Туган телләрнең авыр хәлдә калуның безгә бәйле булган һәм бездән тормаган да сәбәпләре бар. Бәйле булмаганнан иң зурысы – географик урыныбыздыр. Без – Россия эчендәге республикалар, һәм телибезме-теләмибезме, шушы тел, шушы мәдәният йогынтысына биреләбез. Чөнки документ эшлә­ре рус телендә алып барыла, урамга чыктыңмы, рус мохите башлана. Гаиләдә татарча, башкортча сөй­ләшкән бала, бакчада, мәктәптә акрынлап русча аралашуга күчә. Язмышыбыз шундый, нишлисең, без аерым дәүләт түгел. Ничек кенә суверен республикалар дип әй­тер­гә тырышсак та, безнең мөмкин­лекләр СССРдагы союдаш түгел, автономия республикалары дәрәҗә­сендә генә кала, ә бәлки кайбер өлкәләрдә аннан да түбән­рәктер. Ничәмә дистә еллар буе икенче сортлы автономияле республикалар дәрәҗәсендә яшәү халыкның менталитетына да йогынты ясамый калмагандыр. Шу­ның нәтиҗә­седер инде, күп кенә ата-аналар үз туган телләрендә укытуга битараф, хәтта каршы чыгалар. Телнең абруен ничек күтә­рергә дигәндә, кемнедер гаеплә­гәнче, зар­ланганчы, телнең абруен күтә­рүне үзең­нән башларга кирәк, дип җавап бирер идем. Гаиләдә аралашу туган телдә барсын, бала­ларың үзләре­нең нинди милләттән булуларыннан оялмасын. Аннан соң мин, тырышкан кешене тән­кыйть­ләүгә караганда, ярдәм итәр­гә ки­рәк, ди­гән фикердә. Әйтик, эстрадага яшь­ләр килә, туган тел­ләрендә җырларга тырыша. Бу – бик әйбәт күренеш, алардан гаеп эзләмәскә, киресен­чә, үсенде­рергә кирәктер. Җыр­лый-җырлый шомарачак, телен дә өйрәнәчәк әле алар.

– Үзегезнең балалар, онык­лар татарча сөйләшәме?
– Олы кызым Гүзәл, Айгизә яхшы сөйләшә, улым Данияр белән, кызганыч, туган тел мәсьәләсендә проблемалар бар. Аның инде – үз сәбәпләре… Хәзер бөтен көчемне оныгым Сафияне туган телен өй­рә­түгә салам. Чөнки Мәскәүдә яши­ләр, анда татар мохите табу читенрәк. Әти-әнисенә дә, бала белән татарча аралашырга тырышыгыз, дип тукып торам. Ниятебез тормышка ашар дип ышанам.

– Башкортстанда Татарстан көннәренең үтүе ике республиканы якынайтуга ышанычлы бер адым булды. Әлеге якынаю бигрәк тә кайсы өлкәдә сизелә?
– Башкортстанда Татарстан көн­нәренең 31 елдан соң кабат үткә­релүе генә дә зур бер вакыйга буларак кабул ителде. Төрле еллар булды, төрле чорларны үттек, ләкин, нинди генә сәясәт булмасын, ике халык арасындагы дуслык беркайчан да суынмады. Театр булсын, бигрәк тә шагыйрь, язучылар, эстрада яки башка өлкәләр булсын – без аралашып яшәдек. Әлбәттә, сәясәт ягыннан аралар­ның ерагаюы икътисади мәсьә­лә­ләргә кагылмыйча калмагандыр. Шуңа күрә ике республи­каның бер-берсенә якынаю адымнары икътисади яктан да алга китүгә бер сәбәп булсын иде. Җыр-моң белән генә булмый, халыкның көнкүре­шен яхшыртырдай проектлар да кирәк. Ике тугандаш халык­ның бу җәһәттән мөмкинлекләре зур. Мин чын күңелемнән, Татарстан көннәре дежур чара гына булып калмасын иде, дип телим. Аралашу дәвамлы, бәйләнешләр ти­рән­рәк булсын иде. 2020 елда Татарстанда Башкортстан көннәрен уз­дыру ниятләнгән. Чакыру булса, мин бик теләп катнашыр идем. Чөн­ки гомер буе үземнең эшчәнлегем белән ике республиканы ерагайтмаска тырыштым.

– Эстрадада аталар һәм балалар проблемасы сизелә. Өл­кән буын яшьләрне кабул итми, яшьләр өлкәннәрне санламый кебек тоела. Моның сәбәпләре нидә икән?
– Мин сәхнәгә аяк басканда, без бөтенләй башка илдә яши идек. Башка халәт, башка тамашачы, башка сәяси вазгыять. Хәзер ил дә башка, тормыш кыйммәтләре дә, хәтта законнар да. Без яшь чакта эчкерсезлек күбрәк иде, өлкән буынга хөрмәт зурдан булды, күңел белән, йөрәк белән күбрәк эш иттек. Заман исә хәзер үзе башканы таләп итә. Күп нәрсә сатыла һәм алына. Яшьләргә шушы заманның яхшы яклары да, начар яклары да йогынты ясамый калмагандыр. Шулай да, яшьләрдән үземә карата хөрмәт күрмим дип әйтә алмыйм. Һәрберсе якын итә. Хөрмәт бөтен­ләй юкка чыкмаган әле ул.

Кызыклы фактлар:
-Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән, үз гомерендә парашют белән 33 мәртәбә сикергән. “Ахыргысы армиядән соң булды. Бу вакытта инде гаиләм, ике кызым бар иде. Алар алдындагы җаваплылыкны аңлап, кабат сикермәскә булдым”, – дип искә ала ул бу вакыйганы;
-юрист. Депутат стажы – 8 ел;
-таулар ярата. Эльбрус, Домбай, Альп, Крит утравындагы тау­ларда булган;
-хоббие – тау чаңгысында шуу;
-бала чагыннан футбол уйный. Башкортстан артистлары оештырган “Башстар” коман­да­сы­ның капитаны.

– Салават белән икегез арасында аңлашылмаучанлык бармы?
– Сез инде узган елгы “Татар җыры” фестиваленнән чыгып та сорыйсыздыр (елмая). Са­лаватның миңа бүләк ясавы – дустанә бер адым, үз-үзеңә юмор, ягъни самоирония белән карауга бер матур мисал иде. Бер-бере­безне бик күптән­нән беләбез, шуңа күрә аның нәрсә әйтәчәген, минем нәрсә җавап бирәчәгемне тама­шачының без­дән ни көткәнен тоябыз. Шәхсән үзем Салаватны хөрмәт итәм. Тырышлыгы, гайрәтлелеге, шәхес булганы өчен.

– “Җырчы – сәхнәгә чыгып җырлаучы гына түгел, милләт­нең илчесе”, – дигән Илһам Шакиров. Бүген әлеге миссия үтә­ләме?
– Әлбәттә, җырчы – чыгып җырлаучы гына түгел, милләтнең илчесе дә, кайвакыт тәрбиячесе дә, үрнәк күрсәтүчесе дә. Җырчы булу – шоу-бизнеска катнашу, сәхнәгә чыгып, кеше көлдерү, тамашачыны кул чаптыру гына түгел, ул – чынлап та, зур миссия. Күпләр синең милләтне синең җырларың аша да өй­рә­нә­чәкләр, җырның эчтә­ле­генә, башкару манерына, хәтта ар­тист­ның киеменә карап та, милләт турында фикер туплаячаклар. Яшьләр бу хакта бик уйланмый кебек. Килә­чәктә син­нән нинди эз кала – менә шуны ис­тән чыгармасак иде. Миссия – һө­нәр яисә мактаулы исем, дә­рәҗә генә түгел. Җырчы, шагыйрь кебек үк, илче дә. Милләт илчесе. Аларны ниндидер тавыш-аһәң чыгаручылар дип кенә карарга ярамый. Уйлап баксаң, җырчыга бик зур җавап­лылык салынган. Чыннан да, Ходай сиңа бу сәләтне юкка гына бир­мәгәндер.

– Сәхнә шәхси тормышыгызга йогынты ясамыйча калмагандыр. Артист турында нинди ге­нә сүзләр йөрми. Бу очракта гаи­­лә бөтенлеген ничек сакларга?
– Мин үзем дә җырны хобби гына булыр дип уйлаган идем. Кеч­ке­нәдән сәхнәдә чыгыш ясасам, әти­дән кача-поса гармун уйнарга өй­рәнсәм дә, егет кешегә егет һөнәре кирәк дип, 8 нче сыйныфтан соң автотранспорт техникумына укырга кердем. Аны тә­мам­лагач, армиягә киттем. Укып бетердем, әмма дип­ломны алырга өлгер­мәдем. Шул чакта булачак хатыныма, минем өчен дипломны алырсың инде, дип әйтеп калдырдым. Күрәсең, шул мизгелдә үк ул минем иң якын кешем булган инде. Армиядән кайтып, БДУның юридик факультетына укыр­га кергәч тә, җырчы һөнә­рен сайларга уйламадым әле. Шулай бит ул: син бер төрле уйлыйсың, ә язмыш үзенчә хәл итә. Сәнгать юлына ныклап баскач, музыкаль белемне камилләштерү, үстерү теләге башта сәнгать училищесына, аннары институтка алып килде. Ә инде артист­ның язмышы билгеле: гастрольләр, халык арасында булу. Мин кызла­рымның үсүен күрми калдым дисәм дә була. Артист белән яшәүләре җиңелдән тү­гел. Чөнки ул гаиләнеке генә түгел, тамашачыныкы, телевизор караучыныкы, газета укучыныкы да. Барысы өчен дә яши кебек. Бигрәк тә өйдә аны көткән, аның өчен борчылып торган ата-ана­сына, тормыш иптәшенә, балаларына җиңел түгел. Бу – барысы өчен дә җа­ваплылык та, зур сынау да. Монда бер-береңне гафу итә белергә, нәрсә беләндер килешер­гә, кайдадыр иңнәрне куя белергә кирәк.

– Кызыгыз Айгизә дә җыр­лый. Аның сәнгать юлын сайлавын ничек кабул иттегез?
– Бу эшнең нинди авыр икәнен үз җилкәмдә тойганга, кызымның ул юлдан китүен теләмәгән идем. Ха­тын-кыз эше түгел инде ул, бер кара­саң, җыр сәнгате. Аның бик матур итеп рәсем төшергәнен дә белә идем. Бәлки шул юлдан китәр, мультипликация юлын сайлар, дигән уйлар да бар иде. Ул исә җырны сайлады. Сайламас иде, үзендә потенциал барлыгын сизә. Булдыра алмаса, мин дә каршы килер идем. Әмма аның тавышы да, таланты да, теләге дә, омтылышы да зур булды. Юлына каршы төшү дөрес булмас иде. Ай­гизә үзен милли эстрада белән генә чикләмәде. Чөнки ул – икенче төрле караш кешесе. Аның үз юлы, үз юнә­леше бар. Әлбәттә, ул татар, башкорт эстрадасы җырларын да моң­лы итеп башкара ала. Ләкин мин аны киңрәк аудитория җырчысы итеп күз алдына китерәм. Аның иҗа­ты күп милләтле аудиториягә юнәл­тел­гән. Монда мин начарлык күр­мим. Ул төрле тәҗрибәләр ясап карый, төрле жанрларда эшли, халык алдында чыгыш ясый. Үз юлын табар, үсәр, ка­мил­ләшер дип өмет­ләнәм. Шаяннар һәм тапкырлар клубы белән бик нык мавыга. Бу да иҗатында ярдәм итә. Ә иҗаты ШТКда үзен ачарга булыша.

Әңгәмәдәш –
Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү