Аксубай техникумында урнашкан сайлау участогында 2 мең порция пылау әзерләнгән

Аксубай универсаль технологияләр техникумында урнашкан 571нче участокта сайлаучылар саны буенча иң күп санлы участокларның берсендә бүген тавыш бирүчеләрне пылау, шашлык һәм чәй белән сыйлыйлар. Бу хакта «Сельская новь»газетасы яза.

 

Зур казанда техникум бинасы каршында пылау пешерәләр. Шашлык әзерләнә торган мангаллар икенче якка куелган. Шулай ук барлык теләүчеләр учакта кыздырылган сосиска һәм купаталар белән сыйлана,  тәмле чәй эчә алалар. Барлык продукцияне техникумда  җитештергәннәр. Техникум директоры Фәргать Әюпов Аксубай районында рус, татар, чуаш һәм башка халык вәкилләре бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр, дип билгеләп үтте.

Техникум бинасы каршында икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм кондитер әйберләре белән агач өстәлләр урнаштырылган, самаварлар  кайный. Тавыш бирүчеләрнең берсен дә сыйсыз калдырмыйлар.

 


Фикер өстәү