Актаныш районында бәрәңге сабагы яндыручыларны штрафка тарталар

Актаныш районы янгын күзәтчелеге хезмәте халыктан бакчаларда җыелган чүпне яндырудан тыелып торуны сорый. Закон нигезендә торак пунктларының гомумкуллану биләмәләрендә чүп-чар яндыру, учак ягу тыела. Закон бозучылар штрафка тартыла, дип хәбәр итә «Актаныш таңнары» газетасы. 
Районның баш янгынчысы Марат Арсланов билгеләп үткәнчә, янгынчылар да, коткаручылар да коры үлән һәм чүп-чар яндыруга каршы даими көрәшәләр. Аерым гражданнар янгын иминлеге кагыйдәләре нормаларын бозуларын һич кенә дә аңларга теләми. Шул рәвешле үзләренең йортларын һәм күршеләренең хуҗалыкларын куркыныч астына куялар.
Бакчаларда бәрәңге сабагын, басуларда камыл калдыкларын, салам яндыру катгый тыела. Штрафлар физик затларга да, шулай ук юридик һәм вазифаи затлар өчен дә каралган.
«Гражданнарга бәрәңге сабагы яндырган өчен – 2 мең сумнан 3 мең сумгача, вазифаи затларга —  6 меңнән 15 меңгә кадәр, юридик затларга  исә 150 мең сумнан 200  мең сумга кадәр штраф яный», — ди Марат Арстланов.

 


Фикер өстәү