Алдагы көннәргә һава торышы билгеле

Россиянең Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина «Российская газета» га 14 сентябрьдән соң кинәт суыта башлаячак, дип сөйләгән.

Шимбәдән Мәскәүдә һәм Үзәк округның төньягында көндезге температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк, 15-16 сентябрьдә көндез-11-17, төнлә наибары 3-8 градус булачак. Бу нормадан түбәнрәк, ди белгеч.

Ленинград, Псков, Новгород, Вологда һәм Архангельск өлкәләрендә һәм Карелиядә дә шундый ук хәл күзәтелә. Бу төбәкләрдә көндез 13-19 градуска кадәр җылы, төнлә урыны белән 2 градуска кадәр салкын була.

Көнбатыш Себердә төнге кыраулар булачак. Иркутск өлкәсендә һәм Камчаткада төннәрен 5 градуска кадәр салкын, Приморье краенда 2 градуска кадәр салкын көтелә. 12 сентябрьдә Таймырда карлы яңгыр көтелә.   Россиянең Көньягында җәйге җылылык әлегә саклана — көндез һава температурасы +30 градуска кадәр җылыначак.


Фикер өстәү