Алексеевскида алимент түләмәгән хатын-кызны колониягә озатканнар

Алексеевск районында яшәүче хатын-кыз алимент түләмәгәне өчен ярты елга колониягә озатылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Районда яшәүче 29 яшьлек ханым балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен елдан артык акча түләүдән баш тарткан. Моның өчен ул административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган инде, әмма тиешле нәтиҗәләр ясамаган», — дип сөйләде Галиев.

Нәтиҗәдә, аның алиментлар буенча бурычы 210 мең сумнан артып киткән. Суд карары буенча, хатын алты айга гомуми режимлы колониягә китәчәк.

 


Фикер өстәү