Алмаз Хисаметдинов: “Ветеринар югары хезмәт хакы алырга тиеш”

31 август көнне ветеринарлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан без Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белән очрашып, тармактагы уңышлар һәм киләчәккә планнар турында сөйләштек.

Алмаз Гаптраупович, ветеринария хезмәтенең соңгы еллардагы иң зур казанышы буларак без районнарда участок ветеринария пунктлары ачылуны, автомобильләр белән тәэмин итүне билгелибез. Алар мал табибларының, авыл халкының тормышын күпкә җайлады. Хәзерге көндә бу мәсьәләдә үсеш ни дәрәҗәдә?

– Чыннан да, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясасак, беренче чиратта, участок ветеринария пунктларын төзүне әйтергә кирәк. Күп урыннарда алар бөтенләй юк, булганнары да бик нык тузган иде. Дәүләт программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә өч ел эчендә 126 пункт сафка басты. Моның өчен ел саен бюджеттан 100әр млн сум акча бүлеп бирелде. Мал табиблары, беренчедән, халыкка ветеринария хезмәте күрсәтсә, икенчедән, ясалма орлыкландыру белән дә шөгыльләнә. Соңгысы – безнең өчен өстәмә хезмәт булса да, халык өчен бик кирәкле эш.

Икенчедән, республикада җиде ел инде районнардагы ветеринария берләшмәләрен капиталь төзекләндерү программасы эшләп килә. Моның өчен дәүләт бюджетыннан ел саен 30 млн сум акча бүленеп бирелә. Быел ул 40 млн сумны тәшкил итәчәк. Берләшмәләрдән тыш, республикада тагын 40 лаборатория бар. Тиешле таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле, аларның күбесенең лицензиясе юк иде. Катлаулы эш булса да, шушы программа кысасында барысы да лицензияләр белән тәэмин ителде. Киләчәктә дә бу эшләрне дәвам итәчәкбез. Төзекләндерү эшләре тагын 20 районда һәм Казанның 1 объектында барачак.

Өченче юнәлеш – урындагы ветеринария табибларын транспорт белән  тәэмин итү. Моңа кадәр бу безнең өчен шулай ук катлаулы проблема иде, ләкин соңгы елларда  республика ветеринарларын 312  машина белән тәэмин итә алдык. Булганнарын да яңарттык. Бүген без – Россиядә транспорт белән 100 процент тәэмин ителгән бердәнбер ветеринария хезмәте.

Эшләр өчен уңай шартлар тудыру белән бергә мал табибларына карата таләпләр дә арткандыр, алайса.

– Әйе, дөрес әйтәсез. Соңгы биш елда аларның эшләре нык артты, чөнки яңа авырулар барлыкка килде. Моның белән бәйле профилактика чаралары уздыру да күбәйде. Аннан соң, электән үк килә торган авыруларга каршы эшләнә торган чараларны да берничә тапкыр башкарабыз. Дәүләт хезмәтенең төп эше – авыруларга каршы профилактика чаралары уздыру бит. Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, безнең ветеринарларның эш күләме өч тапкыр артыграк, чөнки Татарстанда кошчылык, дуңгызчылык, мөгезле эре терлек саны Россиядә иң күбе. Шуңа күрә, әлбәттә, ветеринарларга эш күләме күп туры килә. Шуның белән бергә, без аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин иттек. Тотып эшли торган инструментлары начар хәлдә иде. Соңгы елларда аларны да яңарттык.

Уңайлы шартлар тудыру яхшы, әлбәттә, ләкин лаеклы хезмәт хакы түләнмәсә, нәтиҗәгә ирешү шулай ук авыр булыр иде. 

– Соңгы елларда аны да арттыра алдык. Республикада уртача хезмәт хакы, район берләшмәләрен дә кертеп, 31 мең сумны тәшкил итә. Республикадагы уртача хезмәт хакыннан ул 1 мең сумга гына кимрәк. Ел ахырына кадәр моны да куып тотарга дигән максат куйдык. Бу – безнең өчен зур күрсәткеч, чөнки бүген ветеринария хезмәте аз хезмәт хакы түләп эшләтә торган тармак түгел. Ул башкарган эшләрнең яртысы физик көч сорый торган пычрак хезмәт. Шуңа күрә яшьләр кулына тотып эшләргә, бигрәк тә авыл җиренә барырга атлыгып тормый. Аларны бары тик яхшы хезмәт хакы белән генә җәлеп итеп була. Аннан соң, безнең өстәмә программабыз эшли. Югары уку йортын тәмамлаган 35 яшькә кадәрге яшь белгечнең хезмәт хакына 10 мең сум акча өстәлә. Яңа гына эшкә килгән кешенең эш хакы югары булмый, әлбәттә. Ә инде әлеге ярдәмне өстәгәч, уртача хезмәт хакы килеп чыга. Бу программа 3 ел дәвамында эшли. Ул мал табибларының уртача яшен киметте. Хәзер дәүләт ветеринария хезмәтендә эшләүчеләрнең уртача яше – 43. Аңа кадәр 50нең өске ягында иде. Шул ук вакытта өлкән яшьтәгеләр белән эшләүне дә дәвам итәбез. Моннан тыш, Авыл хуҗалыгы министрлыгының да яшь белгечләргә ярдәм итүне максат иткән программалары бар. Шулай да мин белгечләрне җәлеп итүнең иң төп чарасы итеп яхшы хезмәт хакын күрәм. Бер генә тапкыр бирелә торган ярдәм әйбәт булса да, кеше ай саен яхшы хезмәт хакы алып эшләргә тиеш. Казандагы берләшмәләргә эшкә керергә чират торсалар да, авылга кайтару авыр. Бүген хуҗалыклардагы мал табиблары белән тәэмин ителеш 80 процентны тәшкил итә. Башка төбәкләр белән чагыштырганда күрсәткечләр яхшы булса да, 100 процентка җитүен теләр идек.

Быелдан Татарстанда биологик калдыкларны утильләштерү программасы эшли башлады дип беләм. Шул хакта да тәфсилләбрәк сөйләгез әле.

– Республикада терлек күп булгач, биологик калдыклар да шактый җыела. Пилот проекты буларак, Саба районында эшләгән идек. Быел һәр районга калдыкларны җыя торган машина бирә һәм суыта торган контейнер куя башладык. Аннан соң аларны эшкәртер өчен Алабугадагы “Сария” заводына илтәбез. Ел ахырына кадәр 20 районны транспорт һәм контейнерлар белән тәэмин итеп бетерергә уйлыйбыз. Ә киләсе елларда бу эшне бөтен районнарда да җайга салып бетерәсе иде. Бүген безгә иң комачаулаган әйбер – үләт базлары. Аларны карап, чистартып, тәртипләп торырга, тулган очракта, яңаларын төзергә кирәк. Закон буенча, үләт базыннан 1 км диаметрда бернинди дә эшләр башкарылырга тиеш түгел. Шул сәбәпле алар хәйран гына мәшәкать тудыра. Киләчәктә биологик калдыкларны җыеп эшкәртергә, яңаларын төземәскә  кирәк.

Россия төбәкләрендә киң таралган йогышлы авырулар ветеринария хезмәтләреннән һәрдаим уяулык саклауны таләп итә. Татарстан чикләре ни дәрәҗәдә сакланган? Территориаль бүлекләрдә ветеринар инспекторларның бурычлары нидән гыйбарәт?

– Татарстан Россиянең нәкъ уртасында утыра, безнең чикләр ачык. Димәк, республиканы һәр яклап сакларга бурычлыбыз. Моны һәркем аңларга тиеш. Без йогышлы авырулар буенча имин төбәк булсак та, күршеләребез Башкортстан Республикасында, Киров, Самара, Ульяновск өлкәләрендә проблемалар бар. Эпизодик хәл көн дә үзгәреп тора. Иң куркыныч тудырганы – тере мал, чөнки алар белән йогышлы авырулар керә. Уңган эшмәкәрләребез терлекне республикага алып та керәләр, алып та чыгалар. Без бу процессларны контрольдә тотабыз. Терлек алып кайтканда булган документка гына ышанып калмыйча, үзебез дә тикшерәбез. Шулай ук кайткан һәр продукция дә куркыныч тудыра. Аеруча кош һәм дуңгызчылык продукциясе борчый, чөнки алар белән Африка чумасы һәм кош гриппы авыруы керергә мөмкин. Россельхознадзор, полиция хезмәткәрләре белән бергәләп эшли торган 15 постыбыз бар. Бүгенге тормышта безнең иң төп коралыбыз – кулыбызда булган мәгълүмат. Ул система тәүлек буе эшләп тора. Нинди дә булса хәл килеп чыкса, шул ук минутта барысын да белергә тиешбез. Вакытны кулдан ычкындырырга ярамый, чөнки продукция, терлек бик тиз хәрәкәт итә. Хәзер инде район табиблары да мәгълүмат белән эшләргә өйрәнделәр. Районнар белән шулай тыгыз элемтәдә эшлибез. “Магнит”, “Ашан”, “Пятерочка” кебек федераль кибет челтәрләренең эшчәнлеген карап бетерү җиңел булмаса да, тырышабыз. Аннан соң, ветеринария берләшмәләренең Меркурий электрон системасында эшләүләрен дә билгеләп узмыйча булмый. Моңа кереп китү җиңел генә булмады. Без 500дән артык кешене укытырга, әзерләргә, эш урыннары, компьютер белән тәэмин итәргә тиеш идек. Бу эшләр оештырылып бетте. Электрон системаның ветеринария өчен уңайлыкларын күрәбез, чөнки бөтен әйбер – терлектән башлап продукциягә кадәр безнең күз алдыннан уза. Бу безнең хезмәтне күпкә җиңеләйтте. Безнең өчен дә, җитештерүчеләр өчен дә файдасы булыр дип өметләнәбез.

Күреп торасыз, соңгы елларда безнең тармакка республика җитәкчелегенең игътибары бик артты. Шушы башкарылган эшләр һәм мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге тудырылган өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, хөкүмәтебезгә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка зур рәхмәтемне белдерәсе килә.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү