Алтмыш ел җырлау – рекорд ул! Әлфия Авзалованы кадерли беләбезме?

Алтмыш ел профессиональ сәхнәдә җырлау Гиннессның рекордлар китабына кертергә лаеклы! Бу фикер бүген Казанның Иске татар зиратында Әлфия Авзаловага мемориал комплекс ачылганда әйтелде.

Әлеге комплексның авторы – сынчы-рәссам Фәнил Вәлиуллин. Аның әйтүенчә, җырчының образын туганнары ярдәме белән ярты елдан артык эзләгәннәр. Оста үз эшеннән канәгать калган.

Әлфия апаның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова да канәгать. “Әнинең васыятьләре акрынлап үтәлеп килә, шөкер. Бу сын да аның васыятенә туры китереп эшләнде. Карт чагымны куймагыз, яшь килеш, сәхнәдә чагымны сурәтләгез, дигән иде. Хәзер районнарда Әлфия Авзалова исемендәге бәйге турлары бара. Озакламый фестиваль булыр. Кулдан килгәннең барысын да эшлибез”, – диде ул.

Гиннесс китабына тәкъдим итү фикере язучы Рабит Батулланыкы:

– Бөек кешеләр үлми алар. Әлфия апаның да җыры калды, хатирәләре калды, Ул безнең арада. Мин, фаҗига ясап, сагынам, юксынам, дип әйтәсем килми. Киресенчә, аның кызык чакларын искә төшерәбез, яратып искә алабыз. Әлфия апа бик мәзәкчән кеше иде. Бер кеше дә аның кебек кызык итеп сөйли белми иде мәзәкне. Фаҗигане исә елатырлык итеп җиткерә белде Әлфиябез. Уйлап карагыз әле, эстрада җырчыларының сәхнә гомере – уртача 5 ел. Бик күп дигәндә, 30 ел җырлаучылар очрый. Әйтик, рус эстрадасы вәкиле Алла Пугачева. Алтмыш ел профессиональ сәхнәдә җырлаган Илһам белән Әлфия  Пугачевадан һич кенә дә ким түгел. Гиннесс китабына кертергә лаек алар. 60 ел – бу бит фантастика! Һәм әлеге фактны дәлилләүче документ бар. Бу эш белән филармония, Мәдәният министрлыгы, Президент һәм халык шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм.

Халыкка һәм җитәкчеләргә нәфис сүз остасы Рәшит Сабировның да әйтер сүзе бар. Ул Әлфия Авзалова һәйкәле зиратта гына түгел, шәһәр уртасында да булырга тиеш дигән фикер әйтте:

– Сара Садыйковага һәйкәл куя алмадык, Әлфия Авзаловага да юк. Без хатын-кызларны яратмыйбыз. Без ирләргә генә һәйкәл куябыз. Әлфия Авзалова шәһәр уртасында балкып торырга лаек. Ә без аның исемен шәһәр читендәге урамга бирдек. Әлфия апа бит күпме халыкны дуслаштыручы артистка ул. Бүген Казанда дөньякүләм чемпионатлар үтә, күпме чит ил кешесе килә. Күреп китсеннәр иде алар безнең Әлфия апаны.

Чарага театр әһелләре, эстрада вәкилләре шактый җыелды. “Илһамият” клубы ветераннары да олпат җырчы турында истәлекләрен яңартты. Әлфия апа матур гомер кичерде, аның һәрбер теләге үтәлеп бара, диде аның белән бергә эшләгән Татарстанның атказанган артистлары – Сания һәм Кәрим Гыйбадуллиннар:

– Сагынабыз, хәтерлисеңме теге чакны, дип елмаеп, яратып искә алабыз. Без аны таш астыннан чыккан Әлфиябез дип йөртә идек. Аның белән көненә 3-4 концерт биреп эшләп йөргән чаклар беркайчан да онытыла алмый. Тагын кем шуның кадәр авырлыкны күтәрә, һәрбер концертын ихласлык белән тулы куәтенә эшләп чыга ала икән?!.. 40 елдан артык бергә булдык, бергә иҗат иттек…

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исә, тулы бер буынның аңа охшарга тырышып, аның җырларын җырлап үсүен искә алды.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Әлфия апа белән бергә кырык елдан артык эшләве турында сөйләде. Аны кешелеклелек мәктәбен бирүче дип атады:

– Әлфия апаны сәхнә остазым дип саныйм. Илһам абый белән Әлфия апа кулыннан репертуар да алдык, ризык та. Татарны бетерергә тырышкан авыр вакытларда юлдан кайтып кермичә, халкыбызны туплаган, берләштергән, яшәргә көч биргән шәхесләр алар. Әгәр алар яшьлеге хәзерге кебек чикләр ачылган чакка туры килсә, һичшиксез, дөньяны яуларлар иде.

Фердинанд Сәлахов Әлфия Авзаловага һәйкәл сорап филармония җитәкчелегенең хат әзерләгәнен, инде эш башланганын да хәбәр итте. Әлфия апа белән Илһам абый Казан уртасында балкып торыр, Алла боерса!

Гөлинә Гыймадова

 

 

 


Фикер өстәү