“Алда тагын да катлаулырак юл көтә”. Дәүләт Советының беренче утырышы узды.

Пазл төзелеп бетте дияргә мөмкин. Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышында парламентның, комитетлар һәм комиссияләрнең җитәкчеләре ачыкланды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аны исә, традиция буенча, иң өлкән депутат Марат Галиев ачты.

Иске яңа рәис

Марат Галиев җиткергәнчә, алтынчы чакырылыш парламентның 48 проценты яңартылган. Дәүләт Советына сайланган 100 депутатның 22се парламентта профессиональ даими нигездә эшләячәк. Болар – Дәүләт Советы рәисе, аның урынбасарлары, секретаре, комитетлар рәисләре һәм аларның урынбасарлары.

Беренче утырышның көн тәртибенә барлыгы 18 мәсьәлә куелган иде. Иң элек депутатлар Дәүләт Советы рәисен сайладылар. Бу вазифага ике кеше – Фәрит Мөхәммәтшин һәм КПРФ партиясе Татарстан төбәк бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов тәкъдим ителде. Рәисне яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар. Күпчелек тавышны Татарстан парламентын 20 ел җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшин җыйды. Аның өчен 88 депутат тавыш бирде.

Ул үз кандидатурасын хуплаганнары һәм ышаныч өчен рәхмәтен белдерде.

– Артта да, алда да – юл, ләкин алдагысы тагын да катлаулырак. Алтынчы чакырылыш парламенты үз эшен чиста биттән башламый. Бишенче чакырылышта 573 закон кабул ителде. Системалы эшне дәвам итәргә кирәк булачак. Закон проектларын тәкъдим итү буенча башка субъектларга үрнәк булырлык итеп эшләргә кирәк, – диде ул.

Аның урынбасарлары итеп Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов һәм Татьяна Ларионованы сайладылар. Соңгы икесе әлеге урында яңа кешеләр түгел анысы.  Ә менә тәҗрибәле җитәкче Марат Әхмәтов соңгы унбиш елда бу вазифада булган Римма Ратникованы алыштырды.

– Мин министрлыкта эшләгәндә үк Татарстан Президентының (мондый бурыч Фәрит Хәйрулловичка да йөкләнде) авыл халкының эшлеклелек активлыгы, фермерлык хәрәкәте, кооперативлар, шәхси хуҗалыклар, авыл халкын эш белән тәэмин итү буенча күрсәтмәсе бар иде. Бу юнәлеш күпчелек дәрәҗәдә үземдә булыр, күрәсең, – дигән Марат Әхмәтов алдагы планнары турында “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Римма Ратникова исә законнарның татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Дәүләт Советы комиссиясе рәисе итеп билгеләнде.

Шулай ук Дәүләт Советы секретаре да безнең өчен ят кеше түгел. Лилия Мавринаны Фәрит Мөхәммәтшин “көчле оештыру сәләтенә ия булган тырыш кеше” дип бәяләде.

Яңа чакырылыш депутатларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сәламләде.  Аларны котлап, уңышлар теләде.

– Парламентның 48 проценты алышынды, партияләрнең вәкиллеге киңәйде. Сәяси карашларына карамастан, алар барысы да республика үсешенә, күпмилләтле халыкка, аларның гозерләрен үтәүгә хезмәт куяр дип өметләнәм, – диде ул.

Президент яңа сайланган депутатларга да зур өметләр баглавын яшермәде. Алар закон чыгару эшен камилләштерүдә яңа тәкъдимнәр кертер, ә тәҗрибәле депутатлар эшләрнең эзлеклелеген, тотрыклылыгын тәэмин итәр, дип теләде.

Комитетлар: 7 иде, 8 булды

Кичәге утырышта комитетлар ачыкланып, аларның җитәкчеләре дә билгеләнде. Узган чакырылыштан аермалы буларак, монысында бер комитет (торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше) өстәлеп, барысы 8 булды. Аның рәисе итеп Яшел Үзән районының элеккеге башлыгы Александр Тыгин билгеләнде. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты дилбегәсе исә элеккеге Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповка күчте.

– Сезгә комитет эшчәнлегенә актив рәвештә алынырга киңәш итәм. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр зур игътибар таләп итә, – диде аңа Фәрит Мөхәммәтшин.

Алда телгә алынганнардан тыш, Дәүләт Советында дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә (рәисе – Альберт Хәбибуллин), бюджет, салымнар һәм финанс (рәисе – Леонид Якунин), икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык (рәисе – Лотфулла Шәфигуллин), экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте (рәисе – Азат Хамаев), законлылык һәм хокук тәртибе (рәисе – Шакир Яһудин), социаль сәясәт (рәисе – Светлана Захарова) комитетлары эшләүләрен дәвам итәчәк.

Емельянов – сенатор

Элеккеге Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов Татарстан Дәүләт Советыннан вәкил буларак, Россия Федераль Җыелышы Федерация Советы әгъзасы итеп сайланды. Моннан соң ул сенатор буларак Дәүләт Советы депутатлары Федерация Советында Татарстанны тәкъдим итәчәк.

– Геннадий Емельянов соңгы елларда берничә  районны җитәкләде. Шул исәптән, Яшел Үзән, Чаллы, Алабуганы. Лаеклы кандидат. Федерация Советында Олег Морозов белән бергәләп Татарстан мәнфәгатьләрен кайгыртыр дип ышанабыз, – дигән өметен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

“Китәм сездән…”

Депутатлар кайсы юнәлештә эш итәчәкләрен хәл иткәндә, Дәүләт Советына ЛДПР партиясеннән сайланган Эдуард Шәрәфиев исә әлеге партиядә эшчәнлеген туктатып торуын белдерде. Ул мондый нәтиҗәгә узган атнада Владимир Жириновскийның зур шау-шу куптарган чыгышыннан соң килгәнлеген әйтте.

– Мин мондый чыгышларны кабул итмәвем турында 13 сентябрьдә матбугат конференциясе вакытында да әйттем. Аннан соң үземә карата төрле фикерләр ишетергә туры килде. Партия сәясәтен аңламавымда гаепләделәр. Моны дөрес түгел дип саныйм. Бу хәл партиядә бөтен кеше дә халык тавышын ишетмәвен күрсәтте, – диде һәм эшчәнлеген туктатып тору турындагы гариза тапшыруын әйтте. – Хәзер минем ЛДПРдагы киләчәкне партия үзе һәм вакыт кына хәл итә.

 

25 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларына еллык Юллама белән чыгыш ясаячак. Утырыш Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак, радио һәм телевидение аша турыдан-туры трансляция алып барылачак.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү