Андрей Большаков: Дәүләт Советына сайлауларда төп өлшене кече шәһәрләр кертә

Яңа чакырылыш Татарстан Дәүләт Советын сайлауга төп өлешне кече шәһәрләр кертә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Бердәм мәгълүмат үзәгендә КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Милли республикалар электораль хәрәкәттә һәрвакытта да алдынгы булды һәм гадәттәгечә, сайлауларда актив катнаша, диде спикер. “Мәскәү белән чагыштырмас идем, чөнки ул мегаполис һәм анда Мәскәү шәһәр думасына сайлаулар бөтенләй башка нигезләмә буенча уза.

Татарстан турында сөйләгәндә, республиканың кече шәһәрләренә, авыл җирләренә караганда, Казан һәм аңа чиктәш Яшел Үзән районында тавыш бирү сүлпәнрәк бара. Шуңа күрә Дәүләт Советына сайлауларда кече шәһәрләр төп өлешне тәшкил итә”, — диде Большаков.

Аның сүзләренчә, “Казан миллионлы шәһәр кебек тавыш бирә». «Кешеләрнең бер өлеше үзләрен сайлауларга йөрергә тиеш түгел, дип саный. Мондый кешеләр мегаполисларда һәм миллион кеше яшәгән зур шәһәрләрдә һәрвакыт күбрәк. Шуңа күрә монда бернинди каршылыклы тенденцияләр дә күрмибез», — диде КФУ конфликтология кафедрасы мөдире.

 


Фикер өстәү