Антальяда Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт узачак

12 сентябрьдә Төркиянең Анталья шәһәрендәге Lemon park house паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт узачак. Концертта Татарстан җырчысы Лилия Хәйруллина катнашачак, дип хәбәр иткән “Татар-информ”га “Анталья татарлары” иҗтимагый оешмасы вәкиле Оксана Назарова.

Татарстан көненә багышланган концерт шәхси паркта булачак. “Аның хуҗасы төрек кешесе, безгә һәрвакыт теләктәшлек белдерә – шул ук паркта без Сабан туен да уздырдык”, — диде татар оешмасы җитәкчесе.

Тамашачылар саны 200ләп булыр дип көтелә. Сабан туена бирегә бер меңнән артык кеше җыелган булган.

 


Фикер өстәү