Аш тәмле булсын өчен 4 киңәш

Аш пешерү җиңел эш түгел. Телеңне йотарлык булсын өчен, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

1. Итне кайнар суга түгел, ә салкын суга салырга кирәк.

2. Шулпа сүлпән утта кайнарга тиеш. Көчле утта кайнаган шулпаның тәме бөтенләй башка һәм бар кешенең дә күңеленә хуш килми.

3. Ашка тоз салганда да игътибарлы булырга кирәк. Мәсәлән, балык ашын шулпа кайный башлаганда ук тозлыйлар. Гөмбәнекен дә шулай. Итле ашны яшелчәләр пешеп чыккач кына тозлау хәерле.

4. Хуш исле тәмләткечләрне барлык төр ашларга да пешеп чыгарга 3–5 минут кала салалар.


Фикер өстәү