Автомобильдән баш тарта аласызмы? | Сораштыру

Велосипед, скутер, электрокар… Машина урынына Россия халкы менә шундый “тимер ат”ны иярләргә риза. 22 сентябрь – Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне уңаеннан илкүләм җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге оештырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, өч гаиләнең берсендә (67 процент) машина бар. 18 проценты ике һәм аннан күбрәк автомобильгә ия. Рульгә күбрәк ирләр утыра (78 процент). Машина йөртүчеләрнең 70 проценты көн саен юлга чыга. Аларның биштән бере “тимер ат”ка сирәгрәк утыра алуын да белдергән. Ансыз тормышын күз алдына китерә алмаучылар да шул чама. Ә сез машинадан баш тарта аласызмы?

Гөлнар Шәрәфетдинова, балалар ансамбльләре җитәкчесе, педагог:

– Машина – минем өчен хәрәкәтләнү, тормышымны бермә-бер җиңеләйтү чарасы да. Чөнки авылда яшим, бала тәрбиялим. Кечкенә бала үстермәсәм, бәлкем, әле машинага ул кадәр бәйле дә булмас идем. Ләкин аны бакчага илтәсем, төрле түгәрәкләргә йөртәсем бар. Әйләнә-тирәне саклау максатында машинадан билгеле бер вакытка баш тартырга риза. Аннан соң велосипедка күчәргә хыялланам. Күптән түгел Германиядән энем кайтты. Ул да чит илләрдә күбрәк велосипедларга йөрүләре турында сөйләде.

Галимҗан Гыйльманов, язучы:

– Машинада болай да ял көннәрендә генә йөрим. Йөртү стажым 1996 елдан ук башланса да, алты автомобиль алмаштырсам да, машинага ул кадәр бәйлелегем юк. Ул миңа Башкортстанга кайтып, туксан яшьлек әниемнең хәлен белеп килү һәм дачага барып йөрү өчен кирәк. Атна уртасында берүзең өчен машина алып, юл тыгызлап, һава пычратып йөрүне бик үк өнәп бетермим. Атна уртасында метрода йөрим, җәяү йөрергә дә яратам.

Наил Галиев, машина белән ерак сәфәрләргә чыгучы (дальнобойщик):

– Машинасыз торып буладыр да, бөтенләй баш тартып булмастыр ул. Тормышны, гаиләне алып бару өчен минем зур ярдәмчем дә, дустым да, спонсорым да шул машина бит. Күп вакыт “тимер ат”та уза. 5-6 яшьтән әти рульгә ияләштерә башлаган иде инде. 7 нче сыйныфтан соң колхозда җәй көне үзем тракторда эшләдем. 2002 елда “права”лы булдым. Машина белән төрле хәлләргә очраган булды. Аның теле юк бит, алдан кисәтә алмый, туктап калган чаклар да юк түгел. Машинага утырып Чиләбе, Петербург, Владикавказ, Әстерхан, Краснодар, Анапага кадәр барганым булды. Һәр көн, рульгә утыргач та, Аллаһтан үземнең исәнлекне һәм “дустым”ның  төзеклеген сорыйм.

Ирек Фәйзрахманов, Арча районара почта бүлеге җитәкчесе:

– Машинадан башка авылга газета-журналлар таратырга йөри алмыйм бит мин. “Ватаным Татарстан” газетасы да велосипедның багажнигына сыймаячак. Велосипедта йөрергә бик яратам. Техника җитмәү сәбәпле, начальник булсам да, Әтнә районына үземә барырга туры килә. Шуңа күрә теләсәм дә, баш тартып булмый.

Ләйлә Вәлиева, PR-белгеч:

–       Машинасыз үземне һич кенә дә күз алдына китерә алмыйм. Минем өчен иң уңайлы транспорт ул – машина. Хәтта рульгә утырып, чит илгә дә чыгарга җыенам. Машинамдагы мохит минем өчен бик мөһим. Ерак ара да куркытмый. Үз гомеремдә бер тапкыр да метрода йөргәнем юк, чөнки куркам. Поездга да утырган юк, ул минем характерыма туры килми. Берсе дә машинаны алмаштыра алмый.


Фикер өстәү