Авыл килсә дә, исе җитмәде

Узган шимбәдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Казандагы Агросәнәгать паркы ул көнне умарта корты оясыдай гөжләп торды. Берәү килә, икенчесе китә, өченчеләр рәхәтләнеп концерт карый. Төнлә юлга чыккан авыл уңганнары иртәнге алтыда ук сатып алучыларны көтә иде инде.

“Иртә торсаң ит пешә, соңга калсаң бит пешә”, – ди иде безнең әби. Монда киресе булды кебек. Кайтып китәр алдыннан сатучылар, киресенчә, бәяне төшергән. Бәя дигәннән, биредә алар “тешләми”. Яшелчә, җиләк-җимешнең бәясе кибетнеке белән чагыштырганда бик арзан килеп чыга. Әйтик, кәбестә, чөгендер, суганны килосын 10 сумнан бирәләр. Кабакныкы да шул бәя. Ит, сөт сатучылар янында да булдык. Кукмара районының “Нырты “ совхозыннан килгән Илшат Хәмизов ит сата. Бер кило сыер ите 280 сумнан башлана. Алучысы күп, хәтта чират җыелган.

– Малны үстерү – бер хәл, аның итен урнаштырырга да кирәк. Итнең төрлесен сатабыз, сыерныкы да, дуңгызныкы да бар. Кызым булыша. Икәү бергә сату җиңелрәк, – ди ул. Ит сатып алмасак та, Бучирмә авылы уңганнарыннан укроп, петрушка сатып алдык. Килосы 100 сум тора икән.

Рәтнең икенче ягында Әлкиләр сату итә. Аларда ни генә юк! Казан халкына үз тарихларын күрсәтергә дип музей экспонатларына кадәр алып килгәннәр. Белсеннәр яшелчәнең кайда үскәнен! Шәһәр кешесенең калада музей эзләп йөрергә вакыты юк, әнә шуңа да биредәге күмер үтүкләрен әйләндерә-әйләндерә карыйлар.

– Быел ярминкәгә беренче генә килүем. Авыл җирлеге башлыгы кушты да, килдем. Кызык та, кызганыч та икән монда. Әле менә сатуымны онытып, кешеләрне күзәтәм. Бер ир белән хатын килде. Хатыны, кышка әзерләнгән тозлы кыяр-помидор, салат алыйк, ди. Ире каршы төшә, акчасын кызгана. Озак тарткалашты болар. Ахырдан берни алмыйча кайтып киттеләр бугай. Ярый әле, безнең ирләр андый түгел дип торам, – ди Гөлзирә исемле сатучы. – Кызганыч диюем, бәя арзан. Быел Чаллыга кунакка баргач, кибеттән бер баш кәбестә алып кердем. Килосы 62 сум иде. Без монда 6 килолысын шул бәягә бирәбез. Алдан әйтеп куялар. Арттырырга ярамый дип кисәтәләр. Әллә без үстергән яшелчәне, үз продукциябезне арзанга сатар идекме?

Ул арада Миләүшә исемле сатучы сүзгә кушылды. “Бер әбигә өч кило кишер үлчәп бирдем. 30 сум сорадым. Риза булмады. Кыйммәт, ди. Ташлап китеп барды. Әллә мин әйтәм, бу шәһәр халкы бәяне белми микән дим? Безнең авыл кибетендә дә кишер 15 сум тора. Ярминкәдә бар да ошый, менә бәя төшертү күңелгә тия, – ди ул. – Агросәнәгать паркының эченә кергән идем. Анда бәя дә башка. Шәһәрдә торсам, мин кайчан, кайдан сатып аласын белер идем.

Казанның Глушко урамында гомер итүче 76 яшьлек Гөлфия әби Нигъмәтуллина белә әйберне каян аласын. Бер арба ризык төягән.

– Әле ярый авыл халкы бар. Көзге ярминкәне көтеп торам. Бакчабыз бар иде. Уйлап карадык та, монда килеп кирәк-яракны сатып алып китүең, арзангарак чыга. Сатучылар олы кешегә ташлама да ясый, җитмәсә. Әле менә бер егет ике капчык бәрәңгене, алган итләремне үзе, өеңә китереп бирәм, дип калды. Кабак алдым. Анысы күтәрерлек түгел. 14 кило булды. Картайгач, әллә нәрсә ашап булмый, боткага күчтем, – ди ул. – Кукмаралыларның бораен алдым. Аның әллә ниндиләре бар икән. 1 литр ярымлы сөтне 55 сумга бирделәр. Бик сөенеп кайтып китәм. Әле тагын киләсе атнага да килеп китәрмен дип торам.

Агросәнәгать паркында еш йөргәч, күп кенә сатучыларны танып була. Башка вакытта бакчасыннан помидор, кыяр, алма сатып торучы Казан әбиләре дә шунда. Бу юлы бераз бәйрәм төсмере кертеп, миләш, балан да саталар.

Ярминкәдә бар да бар иде. Кукмара үзешчәннәре татарча, русча, кирәк икән марича җырлый, биеп торучылары да бар. Тик күңелгә нидер җитми калды. Авыл җитми икән. Тузаны, һавасы, сыеры, каймак исе. Боларны кичерер өчен аларның килгәнен көтмәскә, үзеңә кайтырга кирәк. Эшләп ашасаң, тагын да тәмлерәк була.

САН

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр шимбә Казанда – 15, Чаллы һәм Яшел Үзәндә 2шәр урында сәүдә оештырыла. Мондагы бәяләр сәүдә челтәренә караганда 20-25 процентка арзанрак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү