Авылларда “Аударыш”та катнашу түгел, үзара ярышу өчен дә атлар калмаган

Халкыбыз элек-электән атлар яраткан. Алтынсу төстәге татар атлары Арча районының Яңа Кырлай авылы читендәге махсус мәйданга чыгу белән бәйрәм кунаклары гәүдәгә әллә ни зур булмаган атларны уратып та алды. Һәркемнең ата-бабаларыбызның мирасы буларак сакланып калган әлеге күндәм җан ияләре турында күбрәк беләсе килә.

Лениногорск районыннан килгән Самат Нәбиуллин үз тәрбиясендәге канатлы дуслары турында озаклап сөйләргә дә риза. “Теләсә нинди табигать шартларына чыдам, азыкка талымсыз, иң мөһиме – хуҗасына бик тугрылыклы. Татар атлары яуда яраланган хуҗасын беркайчан ташлап китмәгән. Дошманны җиңәргә теше-тоягы белән ярдәм итүе турында борынгы риваятьләрдә еш искә алына”, – ди ул.

Бераз алга китеп булса да әйтик: Самат Нәбиуллин үзенең сөлектәй ялтырап торган җитез аты белән 40 чакрымлы арада барган бәйгедә беренчелекне яулады.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, мондый бәйрәм республикада бишенче тапкыр гына оештырылса да, бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта.

– Татар халкының бер генә бәйрәме дә ат ярышларыннан башка узмаган. Заманалар үзгәреп, тора-бара эш атларын техника алыштырса да, тормыш үзенекен итә. Республикада бүген һәр районда диярлек ипподромнар, ат спорты мәктәпләре эшләп килә. Күпләп ат асраучы хуҗалыклар саны арта. Ат яратучыларның күптәнге максаты – татарның канатлы атларын яңадан кайтару хыялы да тормышка ашты, дияргә була. Район һәм республика ярышларында гына түгел, халыкара бәйгеләрдә татар атларын күбрәк күрәсе килә, – ди министр урынбасары.

Атларны гына түгел, милли традицияләр, инде онытылып барган гореф-гадәтләрне дә янә гадәти тормышыбызга кайтарасы бар. “Ат көне” бәйрәмендә халык игътибарын үзенә аеруча нык җәлеп иткән бәйгеләрнең берсе – “Аударыш”та тора-бара халкыбызның иң яраткан һәм көтеп алган ярышларына әверелмәгәе әле. Шәхсән үзем, бәйгеләрнең бу төрен бала чактан ук яхшы хәтерлим. Борынгы Болгар авылларында көндәшеңне ат өстеннән төшерү бәйгесе элек Сабантуйларда киң таралган иде. Авылда атлар бетә барган саен бу бәйге кем әйтмешли, күбрәк “багана өстенә” күчә башлады. Кайбер авылларда “Аударыш”та катнашу түгел, үзара ярышу өчен дә атлар калмады.

Шөкер, “Аударыш”ны яңадан аякка бастыру, аны кызыклы һәм файдалы спорт төренә әйләндерү өчен җан атучылар бар икән әле. Шундыйларның берсе – татар атларын армый-талмый дөньяга танытучы, үз тырышлыгы белән “Алмакай” ат фермасын булдырган Фәрит Нәбиуллин. Спортның бу төре буенча тренер, “Аударыш” бәйгеләренең баш хөкемдары Уел Бадыйкшанов әйтүенчә, Фәрит Нәбиуллин кебек фидакарьләр булганда “Аударыш” бәйгеләре киләчәктә республика буенча гына түгел, дөнья күләмендә танылачак әле. Сүз уңаеннан, 29 сентябрьдә Лениногорск шәһәрендә  “Аударыш” буенча республика чемпионаты узачак.

Спорт дөньясында гына түгел, ат асрауның хуҗалык эшләрендә дә файдасы зур. Әйтик, авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә вак-төяк йөкне күчерүдә башлыча аттан файдаланалар. Бездә исә киресенчә, кирәксә-кирәкмәсә дә югары егәрлекле техника кулланыла. Белгечләр санап чыгарган: ферма тирәсе яисә хуҗалык ишегалдында ат белән йөк күчерү 60,9 процентка арзангарак төшә икән. Шулай булуга да карамастан, соңгы елларда авыл хуҗалыгында вак-төяк йөк ташу эшләрендә ат көче куллану бермә-бер кимегән. Республика хуҗалыкларында ике дистә ел элек 78 мең ат асралса, хәзер ул 30 мең чамасы гына калып бара, ди белгечләр. Югыйсә ат көчен тиешенчә кулланганда никадәрле ягулык-майлау материаллары, запас частьлар һәм башка кирәк-яракларны янга калдыру мөмкин булыр иде. Атлар санын арттыру, татар атларын дөньяга танытуда Бөек Тукаебызның туган якларында шаулап-гөрләп узган мондый бәйрәмнең уңай нәтиҗәсе булмый калмастыр, шәт.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү