Азнакайда балалар бакчасына йөрүче 163 баланы эвакуацияләгәннәр

Беренче катта урнашкан музыка залында чыккан “янгын” нәтиҗәсендә бакчага йөрүче 163 баланы һәм 34 хезмәткәрне тиз арада эвакуацияләделәр. Бу хакта район газетасы яза.

Азнакайның 1 нче “Кыңгырау” балалар бакчасында өйрәнүләр узды.

«Иң мөһиме – югалып калмаска, – ди бакча мөдире Раушания Сәхбетдинова. – Хезмәткәрләрнең белемнәре һәм осталыклары бар, чөнки бездә әледән-әле планлы инструктажлар үткәрелеп тора».

Мондый чаралар балалар бакчаларында елга ике тапкыр үткәрәләр. Шундый ук өйрәнүләр мәктәпләрдә, сәүдә үзәкләрендә, сырхауханәләрдә дә оештырыла.

«Мондый өйрәнүләр барышында без эвакуация юлын ничек дөрес табарга икәнлеген өйрәтәбез. Кисәтүләр дә күбрәк тәкъдим итү, аңлату характерында», – ди Азнакай районының янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Рөстәм Хәйруллин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/21/193952/


Фикер өстәү