Азнакайда наркотик сатучы егетне хөкем иткәннәр

Азнакай шәһәр прокуратурасы 24 яшьлек азнакайлыга карата дәүләт гаепләвен яклады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул зур күләмдә наркотик матдә сатуда гаепләнә. Суд билгеләгәнчә, быелның февралендә ул үзенең танышына 30 грамм күләмдә наркотик матдә саткан. Гаепләнүче үзенең гаебен танымый.

Суд карары нигезендә ул 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Карар әлегә үз көченә кермәгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194467/


Фикер өстәү