• Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу
Ватаным Татарстан
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәламәтлек
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Министр Марат ҖАББАРОВ: “Авылдан башка тормышны белмим дә”

    Министр Марат ҖАББАРОВ: “Авылдан башка тормышны белмим дә”

    Адымнарың хәерлеме, 2020 ел? | Киләсе елга фаразлар

    Адымнарың хәерлеме, 2020 ел? | Киләсе елга фаразлар

    Гомер балыктан кыйммәтрәк

    Гомер балыктан кыйммәтрәк

    “Чәчәк кебек бала иде”

    “Чәчәк кебек бала иде”

    Җиденче тапкыр Чаллыга. Бүген Владимир Путин “КАМАЗ”га килә

    Җиденче тапкыр Чаллыга. Бүген Владимир Путин “КАМАЗ”га килә

    Безнең генә бәйрәм түгел. Хөкүмәт Йортыннан ниләр күренә?

    Безнең генә бәйрәм түгел. Хөкүмәт Йортыннан ниләр күренә?

    Лукашенко татарлар турында: “Бу кешеләр алтын. Алар беркайчан да сынатмый”

    Лукашенко татарлар турында: “Бу кешеләр алтын. Алар беркайчан да сынатмый”

    Казан кабат эшкуарларны җыя

    Казан кабат эшкуарларны җыя

    Хәмдүнә Тимергалиева: “Буш башак башын югары чөя”

    Хәмдүнә Тимергалиева: “Буш башак башын югары чөя”

    Пенсия фонды бүлекләренә килү мәҗбүриме? Ачыклык кертәбез

    Пенсия фонды бүлекләренә килү мәҗбүриме? Ачыклык кертәбез

    Париж саммиты: уңай үзгәрешләр булырмы?

    Париж саммиты: уңай үзгәрешләр булырмы?

    Чиратсыз да тоташтыралар

    Чиратсыз да тоташтыралар

  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Халык авазы
    “Яшәү теләге урыннан торгызды”

    “Яшәү теләге урыннан торгызды”

    Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

    Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    Чыршыны ничек сайларга?

    Чыршыны ничек сайларга?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Язмыш

Балалар үзләренең ятим калганын белми әле…

Сентябрь 27, 2019
- Язмыш
0
Балалар үзләренең ятим калганын белми әле…
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Түбән Кама районының Кармалы авылында булган фаҗига республика халкын тетрәндерде. “КамАЗ” машинасында эшләгән 25 яшьлек Булат Гомәровның өстенә арбасындагы сенаж төшеп, гомере өзелә. Аның 2, 3 яшьлек һәм өч айлык өч баласы – ятим, хатыны – тол, әти-әнисе хәсрәт эчендә калды. Балалары, әти кая, дип сорап тинтерәтә, аның белән сөйләшәсе килеп, телефонга үрелә икән. Алар үзләренең ятим калганын белми әле.

– Ирем Булат белән 2013 елда таныштык. Күрше авылларда гына яшәдек. Ике ел очрашып йөргәннән соң, 2015 елда өйләнештек. Бер-беребезне яратып яшәдек. Башта шәһәргә чыгып киткән идек. Кеше фатирында түләп торганчы дип, кабат авылга иремнең әти-әнисе янына күчендек, – дип сөйли тол калган Гүзәл. – Моңарчы ирем әти белән бергә шәһәргә китеп төзелештә эшләде. “КамАЗ”га 3 июль көнне генә утырган иде. Берәр хәл булыр дип уема да кермәде… Ул көнне әти, нидер сизенгәндәй, Булат янына эшкә бара. Машинасы булса да, үзе күренми. Эзли башлыйлар. Иремне сенаж астыннан табалар. Ул чакта исән була әле. Ясалма сулыш ясаталар. Аннары тиз генә хастаханәгә алып киттеләр. Реанимация бүлегендә аңына килә алмыйча биш көн ятты. Аңына килер, терелеп өйгә кайтыр дип көттек… Шушы көннәрдә җидесен уздырдык инде. Кычкырып-кычкырып елыйсым килсә дә, сабыр итәм. Балаларым кечкенә, аларны аякка бастырасым бар. Үземне генә түгел, башкаларны да уйлыйм. Әти-әнигә дә бик авыр бит. Бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Беркая да җибәрмибез, балаларны үстерешәбез, диләр.
Булат белән Гүзәл күп итеп бала үстерергә хыяллана. Балалар кечкенә вакытта авылда торып, акча җыярга уйлыйлар. Тора-бара яңадан шәһәргә китү теләкләре дә була.

– Булат хакында сагынып сөйләргә генә калды хәзер. Бергә узган кадерле минутлар белән күңелемне җылытам. Бик яратып яшәдем. Ул минем сулар һавам иде. Бик тә сагынам үзен, – дип әрни Гүзәл.

Булатның әти-әнисе дә өзгәләнә.
– Улыма гел бәхет теләдем. Бәхет сораганмын, ә менә гомерләре булсын димәгәнмен, – ди әнисе Зөлфирә ханым. – Гүзәл балакаемны бик кызганам. Без аны бер күрүдә яраттык. Кешелекле, тыйнак, сабыр ул. Аның иптәшләре әле кияүгә дә чыкмаган, ә ул 3 баласын кочаклап тол калды. Бер-берсен бик яратты алар. Ник бер тапкыр ачуланышканнарын, үпкәләшкәннәрен ишетик. Улым да балалары өчен өзелеп тора иде. Эштән кайтса да, төнлә Гүзәлгә булышты. Әле дә ике баласын култыгына кыстырып мунчага алып кереп китүләре күз алдында тора. Гел бергә булдылар. Бар эшне икәү башкардылар. Гүзәл ире кайтмыйча ятмады да. Тәрәзәдән сагынып көтеп торыр иде… Ничек түзәргә бу хәсрәткә?!

Тэглар Гөлгенә Шиһаповагыйбрәтле язмышязмыш
ShareTweetShare

Җавап калдыру Җавап язудан баш тарту

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.

Хәбәрләр

Хәбәрләр

Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары юлда машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән

13:19
Хәбәрләр

Казанның дары заводы ягыннан шартлау тавышы ишетелгән

12:07
Хәбәрләр

Татарстанда көннәр суытачак

11:53
Хәбәрләр

Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән яңа язучыларга таныклыклар тапшырылды

11:36
Хәбәрләр

Татарстанда бәйге һәм чаралар турында мәгълүмат урын алган портал эшли башлады

08:59
Хәбәрләр

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килә

08:53
Хәбәрләр

Татарстанда соңгы айда ныгымаган бозга чыгу аркасында биш балыкчы үлгән

18:48
Хәбәрләр

«Татмедиа» коллективына яңа генераль директор тәкъдим ителде

16:10
Хәбәрләр

Казанда парковкалар бушлай булган көннәр билгеләнде

15:45
Хәбәрләр

Лукашенко: Россия төбәкләре Беларусь белән Татарстан кебек хезмәттәшлек итә ала

15:47
Күбрәк

Популяр

Шәмәрдән авылында коточкыч хәл булган

Декабрь 1, 2019

Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова вафат 

Декабрь 3, 2019

“Ватаным Татарстан”нан бәйге: 50 000 сум күләмендә 5 премия!

Ноябрь 28, 2019

 “Мин үлмимме?”

Ноябрь 15, 2019

Кайсы район бил бирмәгән? Көрәш федерациясе 2019 елга нәтиҗә чыгарды

Ноябрь 27, 2019

Соңгы фикерләр

  • Ландыш “Адәм белән Һава” тапшыруы ябылаБу нинди башбаштыклык???? Ник халык яраткан тапшыруны бетерэлэр,. Бу оятсызлык...
  • Халидә Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенең исеме билгелеБу үзәк инглиз телен белүчеләр өчен генәме инде? Исеме нәрсә аңлата? ..Нигә инглизчә ул?(((
  • ieditor “Атна саен бер бүләк” акциясенең җиңүчесе Чүпрәледән!222-09-70 номерын җыегыз әле, зинһар!
  • Ким Шакиров Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитәТуган телдэ лекциялэр укырлык, тынлаучыларнын сорауларына шулай ук туган телдэ жавап бирэ аырлык гал…
  • Anonymous “Атна саен бер бүләк” акциясенең җиңүчесе Чүпрәледән!Исэнмесез! Сезгэ хат белэн генэ жибэрергэ буламы квитанциияне?

Сораштыру

Гафу итегез, хәзерге вакытта юк сораштыру.
Currently Playing

Минем Татарстан! Минем тавыш!

Минем Татарстан! Минем тавыш!

00:00:31
222

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

“Ватаным Татарстан” газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!