Бүген, 6 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Моннан тыш, кайбер урыннарда яңгырлар да явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республика буенча һава 17-22 градуска кадәр җылыначак.