Бүгенгә һава торышы

Бүген, 9 сентябрьдә, Татарстан территориясендә уртача җылы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Урыны белән, республиканың көньяк-көнбатышыннан һәм көньягыннан кала, бераз яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төшәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

Караңгы вакытта термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез 18-23 градуска кадәр җылы булачак.


Фикер өстәү