«Бәрәңге җанашым» бәйрәмендә нәрсәләр булачагын әйттеләр

28 сентябрь көнне Казанда Г. Тукай әдәби музеенда һәм тарихи Юнысовлар мәйданында беренче тапкыр «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ» уздырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова хәбәр иткән.

«Бәрәңге җанашым»бәйрәме яки бәрәңгефест» Габдулла Тукайның әсәрләре нигезендә әзерләнә. Чөнки шагыйрь үзенең иҗатында, авыл баласы буларак, әлбәттә, бәрәңгене читләп уза алмый. Ул үзенең 5 шигырендә һәм 2 проза әсәрендә бәрәңгене телгә ала, аны төрле яклап сурәтли. Бәрәңге Г.Тукай өчен ачлык һәм шул ук вакытта туклык билгесе дә, сатирик образ һәм шул ук вакытта игътибар үзәгендә торган ризык та», — ди музей директоры.

Әңгәмәдәш шуның иң ачык мисалы итеп, «Исемдә калганнар» әсәрен искәртте. «Нәни Габдулланың бәрәңгене капчыкларга тутыруы һәм аягын җәрәхәтләве килеп баса. Тукайның «бәрәңге — җан ашым», «бәрәңге һәм гыйлем», «җырлыйм бәрәңгенең көен» гыйбарәләре халык телендә йөри», — ди Гүзәл Төхфәтова.

Бәйрәм кысаларында татар әдәбиятында һәм аерым алганда Г.Тукай иҗатында бәрәңге образының чагылышына багышланган интерактив лекцияләр, уеннар, ярышлар оештырылачак, җырлар яңгыраячак. Тамашачылар иң зур бәрәңге ризыгы пешерүдә катнаша һәм соңыннан аның белән сыйлана алачак.

Бәйрәм 2019 елның 28 сентябрендә, 13.00 сәгатьтә башлана.

 


Фикер өстәү