Бөгелмәдә ике кыз 19 яшьлек егетне мәсхәрә иткәннәр һәм шуны видеога төшергәннәр

Бөгелмәдә ике дус кыз 19 яшьлек егетне мәсхәрә иткәннәр һәм шуны видеога төшергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, ватылган iPhone ремонтлау өчен 22 яшьлек кыз танышын өенә чакырган. Яшүсмер чыгып киткән булган, яңадан килгәндә танышының 30 яшьлек дус кызы килгән, ә смартфондагы пыяла ватылган булган. Кызлар егетне гаепләгән һәм өч мең сум акча таләп иткәннәр. Егет каршы килгәч, интим-уенчык ярдәмендә аны мәсхәрә иткәннәр, бу хәлне видеога төшергәннәр һәм интернетка тарату белән янаганнар», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Егет акчага дип чыгып киткән, ә үзе полициягә барган. Бу факт буенча җенси характердагы көчләү гамәлләре турында җинаять эше ачылган.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү