“Бөтен фермер да сатучы түгел”

Зәйдәге агросәнәгать паркы ишекләрен ачканга декабрьдә бер ел була. Әлеге вакытта биредә берничә цех эшли. Халык ташкын булып килмәсә дә, сыйфатлы һәм яңа җитештерелгән ризык алырга теләүчеләр аз түгел. Бу мәсьәләдә республика җитәкчелегенең һәм фермерларның игътибары Зәйгә төбәлгәне аңлашыла да, чөнки ул уңышлы эшләп киткән очракта, парклар республиканың тагын 16 районында ачылачак.

Зәйгә баргач, без агросәнәгать паркы рәисе Руслан Рәхимҗановны күреп сөйләшә алмадык. Аның каравы рәис урынбасары, кулланучылар кооперациясе җитәкчесе Анатолий Шалафаев белән очраштык. Аның сүзләренә караганда, бер катлы бинаның гомуми мәйданы 1100 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Шуның нибары 150се генә – сату урыны.

– Бу базар түгел. Бездә әнә шуны аңлау җитми, – дип шәрехләде ул халыкның активлыгына бәйле соравыбызны. – Бу, беренче чиратта, фермерларның һәм шәхси хуҗалыкларның продукциясен җыеп эшкәртү комплексы. Һәм шунда ук сәүдә залы да бар. Биредә яңа җитештерелгән ризык сатып алырга мөмкин. Шулай ук җитештерелгән продукция туклану урыннарына, кибетләргә һәм мәгариф учреждениеләренә китә.

Сату залыннан тыш, комплекста ит эшкәртү һәм ярымфабрикатлар әзерләү, яшелчәләрне юу һәм төргәкләү, ярма һәм таралучан продуктларны капларга тутыру цехлары, суыткыч камералар, шулай ук лаборатория бар.

– Еш кына безгә “парк ерак урнашкан” дип әйтәләр. Аннан бер дә куркырга кирәкми. Ул шәһәрнең иске һәм яңа өлешен тоташтырып тора. Моннан тыш, паркның зур юл янында булуы да яхшы. Дөресен әйткәндә, башта без дә аны базарга тиңләп, урнашу урыныннан канәгать түгел идек. Ләкин Зәйдәге комплекс “Казан” агросәнәгать паркыннан аерыла. Бездә сату урыннары бик аз, – дип ассызыклады Анатолий Шалафаев.

Агросәнәгать паркы башта фермерлар кулында була, ләкин бераздан аны Руслан Рәхимҗановка тапшыралар. Зәй башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Захарова әйтүенчә, Анатолий Шалафаев та, аның туганы Руслан Рәхимҗанов та районда танылган, көчле эшмәкәрләрдән санала. 2005 елдан кулланучылар кооперациясен җитәкләгән Анатолий Шалафаевның абруе да, тәҗрибәсе дә җитәрлек.

– Паркны башта фермерларга биргәннәр иде. Дөрес, алар яшелчәне дә, терлекне дә бик яхшы үстерә. Ләкин аларга эшкәртергә һәм сатарга өйрәнергә кирәк әле. Фермерларның эшләре алга да киткән булыр иде, бәлки. Тик моңа вакыт кирәк. Алар товарны бөтен республикадан җыйды. Ә бит паркның максаты Зәй фермерларының һәм шәхси хуҗалыкларның продукциясен җыеп, эшкәртеп сату иде. Зәйдә үскән ризык үз халкының өстәленә барырга тиеш. Шулай иткәндә, үзебезнекеләр эшле дә, ашлы да булачак, – ди әлеге мәсьәләгә карата А. Шалафаев.

Иң мөһиме – теләк

Анатолий Шалафаев аңлатуынча, кулланучылар кооперациясе эшчәнлеге берничә юнәлештән тора: сәүдә (районнардагы кибетләр челтәре) һәм җитештерү (туклану урыннары, җитештерү канторасы).

– 2005 елда, кооперациягә җитәкче булып килгәндә, барысы да бик авыр хәлдә иде. Безгә элеккеге хуҗалардан җимерек, ярымташландык хәлдәге биналар калды. Эш башлаганда аларга бөтенләй кагылмаска кирәк, дигән фикергә килдек. Беренче чиратта сәүдәгә игътибар иттек. Иң мөһиме халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итү иде. Шул ук вакытта безгә җитештерү тармагы да мөһим иде. Бу юнәлешне берничә кешегә тапшырып карадым, ләкин эш бармый гына бит, чөнки, чыннан да, бик авыр тармак. Шуннан соң эшләрне туганым Русланга тапшырдым. Ул – авыл малае. Тырышлыгы бар, әти-әнисе – гомер буе терлек, умарта тоткан кешеләр. Чакырып китердем дә: “Менә сиңа база, машина, макулатура төрергә станок. Эшлә! Киңәш кирәк икән – сора, кабинетларга үтеп керергә кирәк икән – кил, алып керермен. Финанс җитми икән, ярдәм итәрмен”, – дидем. Ә ул булдыра торган егет булып чыкты! Эшләре гөрләп китте, – дип горурланып сөйләде тәҗрибәле эшмәкәр.

Руслан исә эшен макулатура җыюны көйләүдән башлап җибәрде. Эшне төбенә төшеп, аңлап эшләүнең нәтиҗәсе дә бар: хәзерге вакытта Кама икътисад зонасында макулатура җыюда аңа тиңнәр юк. Кәгазьне Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешән, Минзәлә, Ютазы, Нурлат, Аксубай районнарыннан җыеп, аралап, түкләп Казан комбинатына алып баралар.

Макулатура җыю бизнесы башка тармаклар өчен дә трамплин булган. Акрынлап үз вакытын көтеп торган теге иске биналарда да тормыш кайный башлый. Дәүләт тә ярдәменнән ташламый. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган грантлар, субсидияләрнең дә ярдәме тия: әлеге акчага биналарны да төзекләндереп бетерәләр.

Республика кооперацияләре арасындагы иң яхшы сугым чалу цехы да Руслан Рәхимҗановныкы икән. Барлык таләпләргә туры китереп эшләнгән бинада көненә 20 баш терлек чалына. Алар Зәй, Чаллы, Казан кибет, базарларында сатыла. Цехның үз лабораториясе, тире тозлау бинасы, махсус суыткычлары, чалырга авырлыгы җитеп бетмәгән терлекләрне ашатыр өчен аерым урыннары бар.

– Бу тормышта иң мөһиме – нәрсә теләгәнеңне белергә һәм үҗәтләнеп эшләргә теләк кирәк, – дип уңыш сере белән бүлеште Зәй эшмәкәре. – Сүз дә юк, яныңда авыр вакытларда терәк булырдай ышанычлы кешеләр булу да мөһим. Бер тармакта да ялгызың гына берни эшләп булмый. Безнең дә планнар зурдан. Киләчәктә яшелчә саклау буенча да эшләргә телибез.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү