Бала тапкан өчен – 466 мең сум

2020 елга Ана капиталы суммасын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта “Татар информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсеннән хәбәр иткәннәр.

“2020 елга ана капиталы буенча түләүнең суммасы 466 мең сум  булыр дип көтелә. Инфляциянең үсеш темпы билгеләнгәч, төгәл сан әйтеләчәк”, – диелә хәбәрдә. Ана капиталының 3,8 процентка индексацияләнәчәге, аның күләме 466,6 мең сум тәшкил итәчәге хакында Россия вице-премьеры Татьяна Голикова да белдергән иде. Хәзер ана капиталы өчен 453 мең сум акча күчерәләр.


Фикер өстәү