Балага уза алмавының сәбәпләре нинди һәм дәвалану мөмкинме? | Табиб киңәшләре

Игътибар итәсездер, соңгы вакыт күп балалы гаиләләр саны арта. Өч кызга – бер энекәш, малайларга сеңелкәш булсын дип, бала алып кайтучылар ешайды. Шул ук вакытта бала алып кайта алмаган яшьләр дә аз түгел. Күңелсез сан: Россиядә яшәүче һәр тугызынчы гаилә бала тудыруга сәләтсез икән. Аларның бала сөяргә өметләре бармы? Әнә шул сорау белән акушер-гинеколог Лиана Рәмзил кызы Юнысовага мөрәҗәгать иттек.

– Әгәр бала алып кайтырдай яшьтә булып та, контрацептив чаралар кулланмыйча, бер ел дәвамында даими рәвештә җенси тормыш белән яшәгән хатын-кыз балага уза алмый икән, әлеге гаилә бала тудыруга сәләтсез дип санала. Моның сәбәпләре ир-ат һәм хатын-кызның үрчү әгъзалары системасының бозылуына бәйле. 45 процент очракта бу – хатын-кызга, 40 процент очракта – ир-атка, ә 15 процент очракта икесенә дә бәйле күренеш.

– Хатын-кызның балага уза алмавының сәбәпләре нинди?

– Иң беренче сәбәбе – хатын-кызның җенес күзәнәге булган күкәй күзәнәгенең өлгермәве, һәм ул 39 процент очракта күзәтелә. Икенче сәбәбе – күкәй күзәнәге юлының кимчелекле – зарарланган яки тыгылган булуы. Монысы эчке органнарга ясалган операцияләр, аборт яки аналыктан тыш булган йөклелек, күкәй күзәнәкләре юлларында һәм аналыкта ялкынсыну аркасында килеп чыгарга мөмкин. Аналык муентыгы белән булган проблемалар да балага узарга комачау итәргә мөмкин. Миома, фиброма, фибромиома, полип һәм киста кебек аналыкны җәрәхәтләүче төрле шешләр баласызлыкка китерә ала. 40–50 процент очракта балага уза алмау эндометриозга бәйле. Җенси өлкәгә кагылмаган авырулар да баласыз калдырырга мөмкин. Әйтик, матдәләр алмашы бозылуы, калкансыман биз авырулары, бөер өсте бизе авырулары, шикәр авыруы һәм башкалар.

– Куркыныч диагноз дөрес булмаска мөмкинме? Әлеге авыруның сихәте бармы?

– Медицина белгече буларак, шуны әйтә алам: консерватив һәм хирургия юлы белән дәвалану мөмкин. Дәвалау чаралары авыруның төрләренә бәйле.

Мөселман хатын-кызы буларак, шуны да өстәр идем: Аллаһы Тәгалә һәр авыруга үз шифасын биргән. Хәзерге вакытта киң кулланган чаралардан – оператив эндоскопия (куышлыкларны һәм каналларны эндоскоп аша турыдан-туры күреп тикшерү ысулы), овуляция индукциясе һәм өстәмә репродуктив технологияләр.

– Бала алып кайтырга теләгән күп кенә гаиләләр хыялларын тормышка ашыру өчен даими эзләнүдә яши. Белгечләргә дә йөриләр, мулла-абыстайларга да баралар, им-томчыларны да урап узмыйлар. Өметне ничек югалтмаска?

– Мин ислам медицинасына зур ихтирам белән карыйм. Үз тәҗрибәмдә сөннәт гамәлләрдән саналган дәвалану чараларының нәтиҗәле булуын күреп инандым. Коръән сүрәләре белән өшкерелгән тмин маен куллану, зәм-зәм суын эчү һәм башка чаралар, шулай ук хиджама куллану балага узуга этәргеч бирде. Ислам дине кешеләргә яшәргә ярдәм итә һәм тормышларын җиңеләйтә. Моны аңларга һәм кабул итәргә кирәк. Әйе, балага уза алмау проблемасының чишелешен Аллаһы Тәгаләгә тапшыру, хәерлесен сорап дога уку, тәүбәгә килү, сәдака бирүнең мөһимлеген белгәндә могҗизалар булу мөмкин. Шунысын да искәртәм: үзеңне һәм тиң ярыңны яратырга кирәк. Нәтиҗәсе нинди булуына карамастан, сез бер-берегезне яратасыз һәм бер гаилә булып яшисез. Ә бала – сезнең мәхәббәтегезнең дәвамы гына…

– Ир һәм хатын бала алып кайтырга тели. Әмма хатын балага уза алмый. Бу очракта гаилә нишләргә тиеш? Кая мөрәҗәгать итәргә? Нинди анализлар тапшырырга?

– Иң беренче итеп ир-атка тикшерү узарга кирәк. Аның бар анализлары тәртиптә булса, хатын-кызны тикшерергә алынырга була. Беренче этапта хатын-кыз шифаханәдә тикшерү уза. Репродуктолог белгеченә керә, УЗИда карала, гормоннарга анализлар бирә, йогышлы чирләргә тикшеренә һәм башка өстәмә тикшерүләр уза. Шушы беренче этапта ук, гинекологик авырулар һәм овуляциядә төрле кимчелекләр булуын күреп алып, тиешле дәвалау чараларын куллану үзенең уңай нәтиҗәсен бирә.

Икенче этапта махсус тикшеренүләр (эндоскопия, гормоннарга тикшерү), консерватив һәм хирургия чаралары һәм башка ярдәмче репродуктив технологияләр ярдәмендә ачыкланган нәтиҗәләр буенча дәвалау курсы билгеләнә. Ясалма рәвештә орлыкландыру һәм төрлечә үткәрелә торган экстракорпораль аталандыру (ЭКО) ярдәмче репродуктив технологияләргә (ЯРТ) карый. Гинекологик бүлекләре булган күппрофильле хастаханәләрдә, Фән һәм тикшеренү институтында һәм кафедраларның клиник базаларында, шулай ук эндохирургия чаралары, ЯРТ кулланып эшләүче дәүләтнеке булган һәм шәхси үзәкләрдә дә дәваланырга мөмкин.

– Тормышта шундый очраклар була: хатын-кыз бала алып кайту өчен барысын эшли. Ирләре исә битараф кала. Тикшеренергә кирәклеген аларга ничек аңлатырга?

– Элек “бала тудыруга сәләтсез” дигәндә, гадәттә, хатын-кызны күздә тота иделәр. Бүген әлеге фикер үзгәрде, ирләр факторы хатын-кызларныкы белән беррәттән йөри. Ирләр авыруларын дәвалау хатын-кызларныкына караганда җиңел уза һәм дәвалау курсының бәясе дә арзанрак. Инде ирегез һич кенә дә тикшеренергә теләми икән, сабыр булыгыз. Вакытында тикшеренгән очракта, күп авыруларны кисәтеп, кичектереп булуын аңлатыгыз. Авыруларның, вакыт узу белән, аза торган гадәтләре бар. Ул чакта инде соң булырга мөмкин.

Кайчак ирләрне саранлыкта гаепләү дә отышлы. Әгәр хәзер тикшеренмәсәң, киләчәктә ЭКО ясатырга кирәк булуы ихтимал, дип әйтү ярый. Ә ЭКОның бик кыйммәтле чара булуы билгеле. Анализлар тапшыру озак вакыт алмый, нәтиҗәсе дә тиз ачыклана. Аларга бары тик венадан кан бирү, сидек юлының ягымын (мазок) һәм орлык сыекчасын тапшыру да җитә. Боларны исә клиникага бер баруда биреп була.


Фикер өстәү