Балалар бакчасында акча җыюга җаваплы кешегә җәза бирәчәкләр

Казан прокуратурасы балалар бакчасында акча җыюга җаваплы булган кешене җәзага тартырга кушты. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Казан шәһәренең Киров районы күзәтчелек ведомствосына шәһәрдәге бер балалар бакчасында ата-аналардан мәҗбүри акча җыю турында шикаять килде. Гариза бирүче, тәрбияченең уку әсбаплары өчен ата-аналарның 250 сум тапшыруын, шулай ук балаларга канцтоварларны мөстәкыйль сатып алуларын таләп иткәнен әйткән”, — диде Галиев.

Балалар бакчасы хезмәткәре акча җыю өчен җаваплы кешене раслаган, хәтта акчаларны тапшыру срогын да билгеләгән.

Прокуратура фикеренчә, тәрбияче моны законсыз башкарган – ата-аналардан акча җыю мәҗбүри характерда булган.

Нәтиҗәдә, күзәтчелек ведомствосы бакча мөдиренә мөрәҗәгать иткән һәм гаеплегә җәза бирүне сораган.

 


Фикер өстәү