Балалар бакчасында сабыйлар өстенә агач аву нәтиҗәсендә бер бала вафат булган

Алдан хәбәр иткәнчә, Краснодардагы балалар бакчасы территориясендә агач аву нәтиҗәсендә тәрбияче һәм ике бала имгәнгән иде. Соңгы хәбәрләр буенча, бер бала вафат булган. Бу хакта Краснодар крае прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

9 сентябрь көнне 10:20 сәгатьтә Кызыл урам, 48нче йортта урнашкан балалар бакчасы территориясендә гадәттән тыш хәл булган. Бакчаның ишегалдына уйнарга чыккан балалар өстенә агач ава. Нәтиҗәдә, тәрбияченең аягы сына һәм ике бала зыян күрә – берсе алган җәрәхәтләрдән вафат булган.

Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтенә сылтама белән kp.ru сайты агач көчле җил аркасында егылып төшкән дип хәбәр итә.

Краснодар крае прокуратурасы бу факт буенча тикшерү башлаган.


Фикер өстәү