Балаларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклауның төп ысулын атадылар

Балаларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклау өчен иң беренче чиратта аларның әти-әнисен тикшерәләр. “Татар-информ”да йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү темасына матбугат конференциясендә Идел буе федераль округы штаттан тыш төп балалар кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафердасы мөдире Динара Садыйкова шул хакта әйтте.

“Иң беренче әти-әнисен тикшереп, аларда йөрәк-кан тамырлары авыруы булса, балаларын тикшерәбез. Балаларда гиперхолестеринемия авыруы бармы, юкмы икәнен ачыклыйбыз”, — дип әйтә Динара Садыйкова.

  • Гиперхолестеринемия  — атеросклероз барлыкка китерә торган фактор. Канда липидлар дәрәҗәсе югары булу.

“Балалар кардиологиясендә генетика зур роль уйный. Әти-әнисе һәм балаларның генетикасын өйрәнеп, без йөрәк-кан тамырлары авыруын кисәтү буенча чаралар үткәрә алабыз. Балаларда авыруны билгеләү авыр. Инфекцион авыруларны йөткерү, температура белән белә алсак, балаларда йөрәк-кан тамырлары авыруы буенча клиник күренешләр юк”, — дип искәртә балалар кардиологы.

Йөрәк-кан тамырлары авыруы буенча кисәтүне олыларда гына түгел, балаларда да үткәрү мөһим, — ди Динара Садыйкова.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү