Баланы өйдә укытыргамы?

Казанда VII мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре җыены уза. Кичә анда мәчетләр каршындагы дини гыйлем бирү курслары укытучылары фикер алышса, бүген мәдрәсә мөгаллимнәре тәҗрибә уртаклашачак, мастер-классларда катнаша.

Республикабызда 700дән артык мәчет каршында дини курс эшли. Аларда ел дәвамында 20-25 мең кеше белем эсти. Дәрескә килүчеләргә 1500ләп мөгаллим сабак бирә. Менә шуларның иң тынгысызлары – ике йөзләбе башкалабызда җыелды.

Бу сорауга Арча бистәсенең “Изгеләр” мәчете имам-мөхтәсибе һәм бер үк вакытта станция мәчетендә дә шушы вазифаны башкаручы Хәлим хәзрәт Кәримов курсларга йөрүчеләр кими дигән фикердә.

– Биш ел элек курсларда шөгыльләнүче 120 балага, мөхәррәм ае башлану уңаеннан, яңа ел бүләге тапшырган идем. Былтыр 50 генә сабыйга шундый бүләк әзерлисе булды. Балалар саны кими. Хәзерге вакытта җәмгысы ике йөзләп кеше курсларга йөри, – дип сөйләде ул безгә. Хәзрәт балаларның азаюын мәктәптә өй эшен күп бирүләренә, күпләрнең өйдә репетитор яллап шөгыльләнүләренә, бер генә ял көне булуга бәйләп аңлатты.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова исә: “Соңгы елларда гаиләдә укучы балалар саны нык арта башлады. Ни кызганыч, аларның белеме әллә ни сыйфатлы түгел. Әлеге балаларның күбесе дини гаиләләрдән. Бала яшьтәшләре белән аралашып үсмәсә, аңа җәмгыятькә җайлашу бик кыен булачак. Сез моны мөселманнарыбызга аңлатсагыз иде”, – дип имам, мөгаллимнәребездән ярдәм сорады. Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев моңа бераз соңрак, чыгыш ясарга чыккач: “Киресенчә, безгә сезнең ярдәм кирәк. Без балаларның дөньяви мәктәптә укуына, мөселман балалар бакчасына йөрүенә каршы түгел. Анда хәләл тукландыру оештырылса, әхлак тәрбиясе бирелсә, икенче чит тел буларак, гарәп телен укыту мәсьәләсе җайга салынса, без биш куллап балаларыбызны сезгә китерәчәкбез”, – дип җаваплады.

Алдарак Лилия ханым: “Федераль исемлектә гарәп теле булмаса да, мәскәүлеләр моңа каршы түгел. Без болай да 5–9 сыйныфлар өчен гарәп теле дәреслеге чыгарып укытабыз. Хәзер аны федераль исемлектәге дәреслек дәрәҗәсенә җиткерү, камилләштерү белән шөгыльләнәбез. Бу эшне ел азагына тәмамларга исәп. 10-11 сыйныфлар өчен дә гарәп теле дәреслекләре булачак”, дип сөйләгән иде.

Җәлил хәзрәт бу уңайдан Лилия ханымга: “Нигә Чечнядан, Ингушетиядән үрнәк алмыйсыз? Аларда күптәннән гарәп теле чит тел буларак укытыла. Бездә гарәп телен белүче, дипломлы күпме егет, белгеч бар. Аларга мәктәптә эш урыны булыр иде”, – дип киңәш итте.

Биредә Лилия Әхмәтҗанова күтәргән тагын бер мәсьәләгә тукталып китмәсәк дөрес булмастыр. Сер түгел, соңгы вакытта байтак кына татар ата-анасы, баласының туган телен “урыс теле” дип яздырып, улын, кызын урыс мәктәпләренә бирә, шул рәвешле нарасыен туган телебезне өйрәнүдән мәхрүм итә башлады. “Безгә бу җәһәттә иң элек балаларга түгел, ата-аналарга туган телебезнең әһәмиятен, милләтебезнең бәһасез казанышы икәнен төшендерергә кирәк. Укыту телен өлкәннәр сайлап ала бит. Сез аларга тәэсир итә аласыз”, – дип җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итте ул.

Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү